Минзәлә һәм Тукай районнары имам- мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасның Корбан гаете вәгазе
Әлһәмдүлилләһи раббиль галәмин, олы, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде.
Алланың рәхмәте белән бу дөньяга килдек, Әлхәмдүлилләһ мөселман булдык, мөселман булып бу дөньядан китәргә язсын. Намазларны, бәйрәмнәрне хәзер курыкмыйча мәчетләрдә үткәрәбез. Мәчет – ул Аллаһ йорты. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, монда: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Лә иләәһә илләллааһу, үәллаһу әкбәр”, - дип килүчеләрнең, мәчеткә таба атлаган һәр адым саен гөнаһлары кимегәндер, җәннәт дәрәҗәләре арткандыр.
Бүген – мөселманнарның олугъ бәйрәме, кардәшләребез өчен вәгазьләшергә, Аллаһы Тәгаләне, Аның нигъмәтләрен һәм бүләкләрен искә алырга янә бер сәбәп.
Корбан – “Аллаһыга якын булу” дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез. Менә шушы корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмагындагы мөселманнар бер урынга җыелалар. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен – хаҗ гамәлен кылу нияте белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә, Ибраһим галейһиссәлам белән улы Исмәгыйль галейһиссәлам тарихы белән бәйле урынга, Мәккә шәһәренә җыелалар. Барысы да төрле телдә сөйләшәләр, барысының да дәрәҗәләре, матди яклары да төрле. Ләкин монда алар барысы да бертигез: барысы да Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, хаҗ гамәлен кылырга килгәннәр. Аларны “Ләә иләәһә илләллааһү, Мүхәммәдүр-расулулллааһу” дигән кәлимә берләштерә. Ихлас күңелдән башка монда бүтән бернинди дә чара ярдәм итә алмый. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, безнең ватандашларыбызга да хаҗ кылу бәхете насыйп булды. Аллаһы Тәгалә аларга хәерле сәфәрләр, кабул була торган хаҗлар хәүепсез-хәтәрсез, чистарынган күңелләр белән кире үз гаиләләренә кайтырга насыйп итсә иде.
Корбан – “Аллаһыга якын булу” дидек. Әлеге олуг бәйрәмдә Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә болай ди: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”.
Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безгә көч, куәт, сәламәтлек бирде. Шушы сәламәтлегебез, көч-куәтебез бәрәкәтендә хәләл булган малга ия булып корбан чалу шатлыгына да ирешәбез.
Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалганнарның бүләге белән җәмгыятебез тарафыннан кимсетелгәннәр, кыерсытылганнар куандырыла. Шуңа да корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә бүләргә тиеш. Бер өлеше йорттагыларның үзләренә калса, икенче өлешеннән бәйрәм табыны оештырылырга, дуслар, туганнар, якыннарны җыеп алынырга тиеш. Өченче өлеше мохтаҗларга өләшенә. Пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәте нәкъ шундый. Күргәнебезчә, ислам бәйрәмнәре кешеләрнең кардәшлек мөгамәләре эчендә яшәүләрен булдыра, саклау һәм тирәнәйтү максатын куя, шушы изге, олы тойгыны бәйрәмнәрнең нигезенә хөкем итеп ала. Корбан чалуның төп мәгънәсе – мохтаҗларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне сөендерү. Ягъни елга бер булса да кешечә ашасыннар, сөенсеннәр, куансыннар өчен.
Әлеге сыйфат, ягъни киң күңеллелек, юмартлылык, үзең җитешлелектә, муллыкта яшәп тә, башкаларны кайгырта белү һәрбер мөселман өчен дә хас булырга тиеш. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү – Ислам диненең әмере шундый. Мөселманлык һәркемгә хәерхаһ булуны куша, ягъни һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген тели. Пәйгамбәребез (сгв): “Үзең өчен, үз шәхесең өчен яраткан нәрсәне башкалар өчен дә эшлә”, - ди.
Һәр мөэмин мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчккә өмет белән карый алырбыз. Димәк, әлеге хәдис-шәриф әмере белән яшәү – инсанның үзе өчен дә, җәмгыятебез өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Сөек пәгамбәребез (сгв):
“Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше – чын мөселман ул”, – ди.
Икенче бер хәдисендә УЛ тагы:
“Үзе өчен сөйгәнне башка мөселман кардәшләре өчен дә сөймәгәннәрегезнең иманы камил булмас”.
Чыннан да, үзеңә теләмәгәнне башкаларга да теләмәү һәм эшләмәү – чын мәгънәсендә динебез, иманыбыз һәм гомумкешелек өлгесе ул. Ислам диненең нигезе, асылы нәкъ менә шуннан гыйбарәт булырга тиеш.
Әлхәмдүлилләһ, Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗә айлары да килеп җитте. Бу – хаҗ айлары. Шәүвәл белән Зөлкәгъдә айларында гомрә кылсак, Зөлхиҗә аеның 8, 9, 10нчы көннәрендә олы хаҗ фарыз ителгән.
Хаҗ дип Мәккәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярат кылу әйтелә. Хаҗ – Ислам диненең бер нигезе.Үз гомерендә бер тапкыр һәр мөселман кешесе, мөмкинчелеге булганда, олы гыйбадәтне үтәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: “Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз” (Әл-Гыймран сүрәсе, 97нче аять). “Көче җиткән” дигән гыйбарә нәрсәне аңлата соң? Ул да булса – кеше сау-сәламәт булырга, матди яктан кыенлыклары булмаска тиеш. Хаҗга китеп, өйдә калган гаиләсе дә акчага мохтаҗ булмаска тиеш. Ә хатын-кызларга исә, хаҗны мәхрәм белән генә кылырга рөхсәт ителә: әтисе, туган абыйсы, әтисенең яки әнисенең туган абыйлары, ире белән.
Бүгенге бәйрәм Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихына бәйле. Ибраһим галәйһиссәламнең күп кенә еллар балалары булмый. Ул Аллаһка мөрәҗәгать итә, бала сорый һәм дә: бала туса, аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга, дигән вәгъдә бирә. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә олыгайган көннәрендә бала насыйп итә. Бала – ул Аллаһның бүләгедер, аңа нинди хәлдә булсаң да сөенергә, шатланырга кирәктер. Бу яшьтә бала була алмый диеп, Ибраһим галәйһиссәлам дә башта шикләнә. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез, Ул теләсә “Бул”, ди һәм ул әйбер барлыкка килә. Ибраһим галәйһиссәлам, әлбәттә, шатланды, сөенде, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуын күрсәтте. Ләкин, шатлыгыннанмы, Ибраһим галәйһиссәлам биргән вәгъдәсен оныта. Исмәгыйль галәйһиссәламгә 10 яшь тирәсе булганда, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә вәгъдәсе турында, төш аркылы, ишарәләп исенә төшерә. Ибраһим галәйһиссәламгә шул җитә кала, һәм бер сүзсез, шиксез үзенең вәгъдәсен, Аллаһының әмерен үтәргә җыена башлый. Әлбәттә, бу боерыкны үтәү Ибраһим галәйһиссәламгә бик авыр була. Чөнки ул үзе уз куллары белән газиз баласын корбан чалырга тиеш. Алланың рәхмәте, кечкенә, ләкин көчле рухлы, иманы камил булган бала, Исмәгыйль галәйһиссәлам бу эшкә кире килми, киресенчә, атасын юатып, Аллаһның әмерен һичшиксез үтәргә кирәк икәнен белгертә. Бу авыр сынауны аларга иман байлыгы, иман көче үтәргә ярдәм итә. Исмәгыйль галәйһиссәлам: “Әй әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың”, - дигән сүзләр белән атасына мөрәҗәгать итә.
Ләкин без беләбез, “Хаҗ” сүрәсенең 37-нче аятендә корбан малларының ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел. Шулай булгач нигә соң кеше каны кирәк булган? Аңа бездән бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез, куркуларыбыз һәм Ул кушкан эшләрне шиксез эшләүебез кирәк.
Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәргә барган вакытта, Исмәгыйль галәйһиссәламнең юлын шайтан ләгънәтуллаһи галәйһи кисә дә, аңа вәсвәсәсен кыла башлый. Ләкин көчле рухлы малай аның мәкерләренә буйсынмый, Аллаһка үзенең тугрылыгын күрсәтә шайтанны куып җибәрә. Белгәнебезчә, Исмәгыйль галәйһиссәламнең шул чакта кылган хәрәкәтләре хаҗ гамәлләренә кереп калган.
Ата белән угыл Аллаһы Тәгаләнең сынавын үттеләр, шуңа күра Ул аларга җиңеллек бирә: Ибраһим галәйһиссәламгә улы урынына корбан итеп, сарык бүләк итә. Шул көннән башлап үзеннән соң килгән бөтен пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә һәр елны корбан чалу йөкләнә. Без дә Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә керәбез. Аллаһы Тәгалә безнең дә иманнарыбызны шул рәвешчә сыный. Әгәр без дә Аның кушканнарын һич карышмастан, берсүзсез үтәсәк, аның артыннын һичшиксез җиңеллек, шатлык килер.
Берникадәр вакыттан соң Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә бөек бер вазыфаны – Кәгъбәне төзү вазифасын тапшыра. Кәгъбәне камил сүрәттә төзеп бетергәч, икесе дә дога кылалар: “Әй Раббыбыз! Үзебезне һәм нәселләребезне Үзеңә буйсына торган өммәтләрдән кыл! Безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт, тәүбәләребезне кабул ит! Тәхкыйк, Син тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимлесең!”
Шул вакыйгалардан соң мөселман булган кешегә хаҗ кылу, корбан чалу йөкләнгән. Шулай ук корбанны матди яктан җитешле кеше чала ала. Тирә-яныбызда мохтаҗ кешеләр, гарип-горабалар, ятимнәр булса аларга игътибар итик, ярдәмнән калдырмыйк. Алар да бүгенге көнне зур шатлык белән бәйрәм итсеннәр. Әлбәттә, бүген генә түгел, башка көннәрне дә мохтаҗларга ярдәм күрсәтик. Аларның хәлләрен, Алланың рәхмәте белән, җиңеләйтик. Аллаһы Тәгалә безгә мал биргән икән, малыбыздан өлеш чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде. Кылган гаммәләребез, изгелекләребез үзебезгә генә түгел. мөселман өммәтенә, Татарстан халкына да файда китерерлек булсын.
Аллаһы Тәгалә белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларыбызны гафу итеп, барчабызга да шушы дөньяда гына рәхәттән чикләмичә, Ахирәттә дә вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде.
Гыйбадәтләребезне ихлас, чын күңелдән башкарыйк. Аллаһы Тәгалә барчабыздан да разый булсын.
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хазрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев