Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында чистарту икеайлыгы игълан ителде

15 апрельдән башлап 15 июньгә кадәр шәһәрдә һәм районның авыл җирлекләрендә территорияләрне чүп-чардан һәм пычрактан арындыру буенча санитар икеайлык узачак. Шимбә өмәләре 13, 20, 27 апрельгә һәм 18 майга планлаштырыла.

Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә шәһәрне язгы җыештыруда традиция буенча оешма-предприятие коллективлары, идарәче компанияләр, мәктәп укучылары, студентлар, шәхси һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашачак. Шушы икеайлык эчендә кыш дәвамында җыелган чүп-чарны җыештыру, корыган агач-куак-лардан арындыру, аларны санитар кисү оештырылыр дип көтелә. Болардан тыш шәһәр урамнарын, юлларны, мәйданчыкларны, газоннарны чистарту, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын юкка чыгару һәм чүп контейнерларын төзәтү һәм буяу, яңаларын урнаштыру, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев