Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлыйлар

Җиңү бәйрәме уңаеннан аларга истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшыралар

(Минзәлә-информ, Флүрә Мусина) Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район башлыгы Айдар Салахов исеменнән, шулай ук «Сезгә, туганнар!» акциясе кысаларында районыбыздагы 21 Бөек Ватан сугышы ветеранына азык-төлек җыелмалары һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгының котлау открыткалары, сугыш еллары җырлары язылган дисклар тапшырылды. 

Шулай ук район башлыгыннан 306 тыл хезмәтчәненә һәм 101 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Ветераннар хоры вәкилләре дә үзләренә бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырылуын хәбәр иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев