Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә – муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

Минзәләдәге спорт корылмаларында ике көн буена, 26-27 сентябрьдә, республиканың 8 районыннан (Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Тукай, Әгерҗе) килгән муниципаль хезмәткәрләр волейбол, шахмат, мини-футбол, теннис, баскетбол, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча үзләренең осталыкларын сынаячаклар. Бүген "Юбилейный"спорт комплексының спорт залында спартакиаданы ачу тантанасы булды. Спортчыларны Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар...

Минзәләдәге спорт корылмаларында ике көн буена, 26-27 сентябрьдә, республиканың 8 районыннан (Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Тукай, Әгерҗе) килгән муниципаль хезмәткәрләр волейбол, шахмат, мини-футбол, теннис, баскетбол, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча үзләренең осталыкларын сынаячаклар.

Бүген "Юбилейный"спорт комплексының спорт залында спартакиаданы ачу тантанасы булды. Спортчыларны Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов сәламләде.

-Районнарда элек эшләп килүче спорт корылмаларына - спорт мәктәпләренә һәм комплексларына, спорт мәйданчыкларына яңа төзелгәннәре өстәлә бара - бу республика җитәкчелегенең спортка, спорт белән шөгыльләнүчеләргә карата зур игътибар бирүен күрсәтүче бер дәлил. Мондый спорт биналары һәм мәйданчыклары исә спортчыларыбызга яңа биклекләргә ирешүдә зур этәргеч, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләргә менә дигән шартлар тудырыла дигән сүз. Спорт белән дуслыгыгыз кимемәсен, уңышлар Сезгә, - дип спортчыларга уңышлар теләде ул.

Безнең өстәмә

Бүген шәһәрдәге уку йортлары спорт залларында волейбол, шахмат, мини-футбол буенча ярышлар башланып китте.

Иртәгә, 27 сентябрьдә, 10 сәгать 30 минутта үзәк стадионда җиңел атлетика, 11сәгатьтә - "Олимп" спорт мәктәбендә өстәл теннисы, 11 сәгатьтә 1нче урта мәктәптә баскетбол, шул ук вакытта "Юбилейный"да бадминтон буенча ярышлар үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев