Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ничья күп – урын түбән

Базарлы Матакта үткән мини-футбол буенча IХ спартакиадада район командасы үз зонасында дүртенче урынны алып кайтты. 14 команда арасында начар күрсәткеч түгел. Әмма алар җиңелүләрен көндәшләренең көчлелегендә түгел, ә үзләренең яшьлегендә һәм психологик тот-рыклылык булмауда күрәләр. Биш уенның өчесен ничьяга төгәлләү, ә берсен оттыру нәкъ шуның нәтиҗәсе. Түбән Кама, Әлмәтнең олылар...

Базарлы Матакта үткән мини-футбол буенча IХ спартакиадада район командасы үз зонасында дүртенче урынны алып кайтты.
14 команда арасында начар күрсәткеч түгел. Әмма алар җиңелүләрен көндәшләренең көчлелегендә түгел, ә үзләренең яшьлегендә һәм психологик тот-рыклылык булмауда күрәләр. Биш уенның өчесен ничьяга төгәлләү, ә берсен оттыру нәкъ шуның нәтиҗәсе. Түбән Кама, Әлмәтнең олылар командалары белән ничьяга уйнау безнең команданың спорт әзерлеге ягыннан шактый көчле булуы хакында сөйли. Бу турнирда Минзәлә педагогия көллиятеннән Рамил Хаматханов (көндәшләр капкасына бер гол кертте), Роман Докукин (ике гол), Евгений Ларин (бер гол), беренче мәктәптән Артур Гобәйдуллин (ике гол), Дамир Муллагалиев, "Изыскатель"дә эшләүче Денис Әхмәдиев, Чаллыда укучы студент Денис Кожевников (бер гол) һәм "Олимп" тренерлары Роман Фәрхетдинов белән Рөстәм Саранов уйнады.
Әгәр дә кайбер факторлар безнең якка авышса, команданың Базарлы Матакта ук үтәчәк финал ярышларында катнашу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев