Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Осталыкларын күрсәттеләр

Узган атнада Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы призына беренче мәртәбә медицина училищесы спортзалында татарча көрәш бәйгесе узды. Бу ярышта 30 көрәшче келәмдә үз көчен һәм осталыгын күрсәтте. Бу ярышка һәр уку йортыннан көрәшчеләрнең иң көчлеләре килүен искә алсак, бәйгенең бик җитди һәм кызыклы булачагын күзалларга була иде. 1994-95 елларда туган яшүсмерләр...

Узган атнада Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы призына беренче мәртәбә медицина училищесы спортзалында татарча көрәш бәйгесе узды. Бу ярышта 30 көрәшче келәмдә үз көчен һәм осталыгын күрсәтте.

Бу ярышка һәр уку йортыннан көрәшчеләрнең иң көчлеләре килүен искә алсак, бәйгенең бик җитди һәм кызыклы булачагын күзалларга була иде.

1994-95 елларда туган яшүсмерләр бил алышты. Аерым үлчәү категориясендә җиңгәннәр кубок һәм грамотага ия булдылар. Әлеге бәйгедә техникум командасы беренче, Урыс урта мәктәбе икенче, Хуҗәмәт командасы өченче урынны яулады. Техникум командасына кубок тапшырылды. Бу ярыш Алабуга шәһәрендә узачак республика ярышларына көрәшчеләр сайлап алу турниры да булды. Киләчәктә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында республиканың авыл хуҗалыгы техникумнары арасында республика бәйгесе үткәрү планлаштырыла. Техникум призына үткәрелгән ярышның төп спонсоры - Радик Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев