Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Республика турнирында сынатмадык

Узган атнада шәһәребезнең "Юбилейный" спорт комплексында һәм 1нче урта мәктәпнең спорт залында өч көн дәвамында республикабызның иң көчле хатын-кыз һәм ир-ат авыл волейбол командалары Татарстан беренчелегенә көч сынаштылар.

Нинди дә булса эшкә алынганда, кеше үзгә бер дулкынлану кичермичә калмый. Моны безнең спортчыларда да күрергә була иде. Беренче уен Минзәлә-Сарман ир-егет командалары арасында узды. Очрашу башланып, беренче сетның тәүге минутларыннан ук, уенчыларыбыз көндәшләр ягына юл ярдылар. Исәп 25:22. Икенче сет башланып, 6 минут узуга, сарманлылар Минзәлә командасы белән бер сулышта бардылар шикелле. Ләкин безнекеләр, уникенче минутта сарманлыларның һөҗүм белән артык мавыгуларыннан оста файдаланып, җиңүгә тагын бер адым ясадылар. Исәп 25:18. Шулай итеп, безнең егетләребез беренче уенда ук үз осталыкларын күрсәтеп, җанатарлар һәм тренерларын җиңүләре белән сөендерделәр. Уенның икенчесе - күрше районнан килгән Актаныш командасы белән узды. Беренче уенны безнең команда 9 очко өстенлек белән тәмамлады. Икенче сетта исә Минзәлә командасы җиңүне 25:11 исәп белән яулады. Турнирның икенче көнендә Кукмарадан килгән команда белән көч сынаштык. Беренче минутлардан үк безнең команда 7 очко белән алга чыкты. Безнең команда уенның инде 8нче минутында 14 очко белән көндәшләребездән алга чыктылар. Шундый ыргылыш җиңүгә өмет итәргә мөмкинлек бирде. Икенче уенның беренче минутларында кукмаралылар дулкынланырга мәҗбүр итсәләр дә, безнекеләр озакка сузмыйча 25:11 исәп белән җиңәләр. Шулай итеп, финал уенга чыгалар. Беренче урын өчен турнирның иң көчле командалары, (Минзәлә һәм Мамадыш), көрәштеләр. Бу уен өч сетка сузылды. Беренче очрашуда 6 очко өстенлек белән Мамадыш командасы җиңсә дә, икенче периодта минзәләлеләр бар көчләрен туплап, 2 очко аерма белән мамадышларны артта калдыралар. Уенның өченче периодында безнең команда 5 очкога артта калып, җиңүне мамадышлылар кулына тапшырды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, безнең ир-егетләр командасы республика күләмендә яңартылган составта беренче тапкыр катнаша.

Хатын-кыз командаларына килгәндә, хәл катлаулырак, чөнки тәҗрибәле уенчыларның командада өчесе генә калды. Яшьләрдән тупланган "Мензелинка" Саба һәм Зәй шәһәрләреннән килгән команданың икесен дә 2:0 нәтиҗәсе белән җиңә. Мамадыштан килгән хатын-кызлар командасы белән очрашу киеренке булды. Ике партиядән соң исәп 1:1 иде. Өченче сетта 5 очкога алга китеп, Мамадыш командасы чемпион исемен яулый.

Уеннар көне буе дәвам итте. Аңлашыла ки, ко-мандаларның барысы да җиңеп кайту теләге белән килгән иде. Очрашуларда һәр очко өчен җитди көрәш баруы да моны ачык күрсәтте.

Хатын-кыз командалары арасында Минзәлә командасы - 3нче, Алексеевск - 2нче һәм Мамадыш 1нче урынга лаек булдылар. Ир-егетләр арасында Сарман - 3нче, Минзәлә - 2нче һәм шулай ук Мамадыш - 1нче урынга чыктылар. Командалар кубок белән, ә уенчылар медаль белән бүләкләнделәр. Безнең командалардан иң яхшы бәйләүче уенчылар дип Александра Воронина һәм Константин Ларин билгеләп үтелде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевка "Иң яхшы оештыручыга" дигән йолдыз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X