Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Спорт чараларына рәхим итегез

Яңа ел бәйрәме һәм Боз сарае ачылуга биш ел тулу уңаеннан күптөрле массакүләм спорт чаралары узачак.

20-23 декабрь көннәрендә "Юность" боз сарае ачылуга биш ел тулу уңаеннан, Кыш бабай кубогына 2005 нче елда туган малайлар командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда "Ак Барс" (Казан), "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Лада" (Тольятти), "Ижсталь" (Ижау), "Салават Юлаев" (Уфа), "Минзәлә лачыннары" командалары катнашачак.

24-27 декабрьдә 2003 нче елда туган үсмерләр арасында хоккей турниры узачак. "Юлаевец" (Уфа), "Ижсталь" (Ижау), "Салават Юлаев" (Уфа), "Минзәлә лачыннары" командалары көч сынашачак.

26 декабрьдә фигуралы шуу бүлегенә йөрүчеләр өчен "Кышкы урманда Яңа ел маҗаралары" исемле боз бәйрәме.

27-30 декабрьдә 2002 нче елда туган үсмерләр арасында хоккей турниры узачак. "Торос" (Нефтекамск), "Мечел" (Чиләбе), "Нефтехимик" (Түбән Ка-ма), "Челны (Яр Чаллы), "Минзәлә лачыннары" командалары уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев