Реклама
Яңалыклар йомгагы
Сукыр җырчылар Мәскәүне яулады
Минзәлә кызы Лилия Хәнипова "Минзәлә" газетасының 95 еллыгы уңаеннан февраль аенда уздырылган кичәдә чыгыш ясап, үзенең моңлы, бай колоритлы тавышы белән тамашачыларны әсир иткән иде. Күптән түгел Чаллыда яшәүче ике яшь иҗатчы - якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм бу кыз һәм Даниил Плешаков Мәскәүдә узган парамузыкаль фестиваль лауреатлары булдылар.
Лилия белән Даниил моңа кадәр дә халыкара бәйгеләрдә катнашкан, җиңү дә яулаганнар, ә "Россия" Дәүләт концерт залы сәхнәсендә тәүге тапкыр чыгыш ясадылар. Яшьләр алга таба да музыка белән шөгыльләнәчәк. Лилия җырчы булырга хыяллана. Без аны якын араларда янәдән Минзәлә сәхнәсендә чыгыш ясар дип көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев