Реклама
Яңалыклар йомгагы
Талны яшьтән бөгәләр
Узган атнада гимназиядә үткән ата-аналар җыелышында да сүз шушы хакта барды. Анда район үзәк хастаханәсенең әйдәп баручы табибы Светлана Горбунова, педагогия көллияте укытучысы, психология фәннәре кандидаты Маргарита Панарина да катнашты.
Светлана Ивановна гигиена таләпләрен үтәү турында чыгыш ясады, балаларның гигиена кагыйдәләрен үтәүләрендә ата-аналарга нинди роль туры килүен аңлатты, киңәшләр бирде. Маргарита Денисовна "Суицид. Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салулары" дигән тема буенча чыгыш ясады, суицидның сәбәпләре, кризислы ситуацияләрдә яшүсмерләргә ярдәм күрсәтүдә ата-аналарның роле турында гыйбрәтле мисаллар китереп сөйләде, дип хәбәр итә ата-аналар исеменнән Гөлназ Хәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев