Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Таныш булыгыз: Минзәлә РУЭСында яңа җитәкче

Мурылев Дмитрий Юрьевич «Таттелеком» ААҖнең Яр Чаллы ЗУЭСының Минзәлә РУЭСы начальнигы итеп билгеләнде. Безнең белешмә Дмитрий Мурылев 1987 елның 4 гыйнваренда Брежнев (хәзерге Яр Чаллы) шәһәрендә туган. Югары белемле. 2012 елда Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетын тәмамлый, күпканаллы телекоммуникацион системалар белгечлеге ала. 2002-2006 елларда Казан элемтә техникумында укый,...

Мурылев Дмитрий Юрьевич «Таттелеком» ААҖнең Яр Чаллы ЗУЭСының Минзәлә РУЭСы начальнигы итеп билгеләнде.

Безнең белешмә

Дмитрий Мурылев 1987 елның 4 гыйнваренда Брежнев (хәзерге Яр Чаллы) шәһәрендә туган. Югары белемле. 2012 елда Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетын тәмамлый, күпканаллы телекоммуникацион системалар белгечлеге ала.

2002-2006 елларда Казан элемтә техникумында укый, 2006-2008 елларда РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 2008 елдан башлап хезмәт юлы «Таттелеком» ААҖнең Яр Чаллы ЗУЭСы белән бәйле: хезмәт юлын шәһәрара телефон-телеграф челтәрендә башлый, башта кабельче-эретүче булып эшли, аннары 2009-2010 елларда элемтә электромеханигы, 2010-2011 елларда производство процессларын оештыру буенча инженер, соңгы елларда Яр Чаллы шәһәре ЗУЭСы производство персоналының клиентлар сервисы блогын тоташтыру һәм сервис службасының юридик затларны тоташтыру һәм сервис буенча участок начальнигы булып эшли.

Өйләнгән, ике яшьлек улы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев