Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда авыл халкында онкология белән авыручылар саны шәһәр халкына караганда күбрәк

Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.

«Яман шешләр авыл халкында ешрак теркәлә. Бу мөрәҗәгатьнең соңга калуын һәм авыл кешеләренең профилактик чараларга тиешенчә җәлеп ителмәвен күрсәтә», — дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, Абашев сүзләренчә, авыл халкында хроник авыруларның таралу күрсәткечләре шәһәр халкына караганда түбәнрәк.

«Авыл халкы арасында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең күп булуына карамастан, аларда хроник авыруларның таралу күрсәткечләре шәһәрнекенә караганда түбәнрәк. Әмма рак белән авыручылар саны арткан очракта, рәсми рәвештә онкологта исәптә торучылар саны шәһәрдәгегә караганда 30% ка кимрәк». Бу фактны министр борчулы сигнал дип атады

Республикада 127 мең кеше онкология авырулары белән яши. Шул ук вакытта 2025 елның узган 10 аенда беренче тапкыр 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев