Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы Бөтендөнья сыйфат атналыгы үткәрү турында хәбәр итте

2021 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы — 8-12 ноябрьдә, сыйфат көне - 11 ноябрьгә туры килә.


Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җирле һәм төбәк җитештерүчеләребез товарларына дегустацияләр, түгәрәк өстәлләр һәм сыйфат дәресләре Яр Чаллы шәһәрендә hәм районнарда оештыруда катнашырга планлаштыра.

Галия Фәрхуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече:
- Һәр чара заманча стандартлар, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше һәм кулланучылар белемен арттыру өчен идарә итү технологияләрен куллану исәбенә продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлегенә басым ясауга юнәлдерелгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре барлык кулланучыларга сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне, ә җитештерүчеләргә һәм эшмәкәрләргә югары сыйфатлы продукция җитештерергә һәм үз товарларының «сыйфат билгесе»нә ия булуларын тели.

 

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев