Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Җәяү йөрсә аңлар

Күптән түгел шәһәребезнең М.Җәлил белән К.Маркс урамнары кисешкән юл чатында булган аварияне күргән һәркем аһ иткәндер. Чөнки ундүртлегә килеп бәрелүдән әйләнгән "Приора"дагыларның исән-сау калуларына шаккатмалы.

Бу юл-транспорт вакыйга­сы ничек килеп чыккан соң? Ундүртле машинасы К.Маркс урамында юлны аркылы чы­гучы кызга юл сабып торган, кузгалып китәм дигәндә артын­нан "Приора" килеп бәрелгән. Ярый әле үлем-китем юк. Ләкин юл хәрәкәте кагыйдәсенең 11.5 пунктын санламаган "Приора" хуҗасына авария аркасында машина ремонтлау чыгымна­рыннан тыш, РФ КоАПның 12.15 маддәсе, 4 өлеше нигезендә машина йөртү таныклыгы алы­ну сәбәпле, берничә ай җәяү йөрергә туры киләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев