Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Яңа генеральный

Илдар Исхаков "Чулман" агрофирмасында генераль директор булып эшли башлады.

Илдар Зәкәрия улы Исхаков Тукай районы Татарстан поселогында туган, югары белемле галим агроном. «Сосновоборский» совхозында агроном, «Минзәлә» совхозында агроном, коммерция буенча директор урынбасары, директор булып эшләгән. Аннары Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, "Камский бекон" ҖЧҖдә үсемлекчелек буенча генераль директор урынбасары, "Чулман" агрофирмасының Тәкермән бүлекчәсендә директор, соңгы дүрт елда "Вамин Минзәлә" агрофирмасының «Якты юл» бүлекчәсендә директор вазифасын башкарды.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Тукай районының Татарстан бистәсендә ул район газетасын өенә яздырып ала. Игътибар белән укып, үз фикерләрен җиткерергә дә иренми. "Якты юл" хуҗалыгында "Вамин" кысаларында булса да, аның эшләре көйле барды. Газета дустына яңа, тагын да дәрәҗәлерәк эш урынында уңышлар телибез. "Минзәлә" белән дус, тырыш, уңган, булган һәркемгә хезмәтендә һәм тормышында югары көчләр ярдәм итеп тора. Бу очракта да шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев