Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар йомгагы

Яңа кагыйдәләр үзе өчен мал асраучыларга кагылмый

1 майдан Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты белән бәйле үзгәрешләр кертелде. Шушы уңайдан гражданнарның шәһәр базарында терлекчелек продукциясе сату мөмкинлекләре турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе әлеге техник регламентның бары тик сату өчен җитештерелә торган терлек итенә каравы турында искәртә. Әгәр...

1 майдан Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты белән бәйле үзгәрешләр кертелде.

Шушы уңайдан гражданнарның шәһәр базарында терлекчелек продукциясе сату мөмкинлекләре турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе әлеге техник регламентның бары тик сату өчен җитештерелә торган терлек итенә каравы турында искәртә. Әгәр дә кеше терлекне шәхси хуҗалыгында үзе һәм гаиләсе өчен генә асрый һәм суя икән, аңа бу кагыйдәләр кагылмый. Шулай ук техник регламент шәхси куллану өчен күздә тотылган ит продукциясен җитештерү, саклау, кайдадыр алып бару, утильләштерү процессларына да йогынты ясамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев