Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Үз күзләре белән күрделәр

122 нче янгын частендә Ачык ишекләр көне узды. Бирегә шәһәрдәге 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде. Янгын сүндерүчеләр балаларга үзләренең авыр хезмәте хакында сөйләделәр, янгын сагының Минзәлә гарнизоны карамагындагы янгын техникасы һәм җиһазлары белән таныштырдылар. Экскурсантлар да үз сорауларын бирделәр: куркуны ничек җиңәргә, янгын вакытында иптәшләрне ничек хәвефтән...

122 нче янгын частендә Ачык ишекләр көне узды. Бирегә шәһәрдәге 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде. Янгын сүндерүчеләр балаларга үзләренең авыр хезмәте хакында сөйләделәр, янгын сагының Минзәлә гарнизоны карамагындагы янгын техникасы һәм җиһазлары белән таныштырдылар. Экскурсантлар да үз сорауларын бирделәр: куркуны ничек җиңәргә, янгын вакытында иптәшләрне ничек хәвефтән сакларга, заманча техника ничек эшли һ.б.лар.

Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, янгын сүндерүчеләрнең пультка кисәтү сигналы алган мизгелдән алып, янгынны сүндерү участогына китү вакытына кадәр гамәлләрен үз күзләре белән күрделәр. Балалар алдында янгын сүндерүчеләр, Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе инспекторлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев