Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Зур проектта – якташыбыз

"Россия-1" телеканалында 9 мартта киң масштаблы "Зур танцылар" проектын трансляцияләү башлана һәм ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Җирле хореографлар җитәкчелегендә Россиянең сигез шәһәреннән 100 әр кешелек сигез бию командасы үзләренең туган шәһәрләре өчен Россиянең танцылар башкаласы исемен яулау өчен Мәскәүгә җыелалар. Казан данын безнең якташыбыз - Минзәлә кызы - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Юлия Буятова яклаячак. Хәзер Юлия Мәскәүдә. Аның белән әңгәмәне ул проекттан әйләнеп кайткач урнаштырырбыз, билгеле, җиңеп кайтыр дип өметләнәбез. Уңышлар сиңа, Юлия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев