Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Киләчәкне үзебез сайлыйбыз

- Гайбәтче, итәк астыннан сүз йөртә торган кешеләрне илнең, Россиядә яшәүче кешеләрнең киләчәге кызык­сындырмый. Сайлауларның нинди нәтиҗәләр бирүен дә аларның көтәсе килми. Шул ук вакытта властьта кардиналь үзгәрешләр булса, илдә тынычлык бетмә­вен кем гарантияли ала. Бездә шулай бит ул, һәр яңа кеше илне үзенчә үзгәртмәкче була.

Район ветераннары белән очрашуда: 1917 елгы рево­люция булмаса, Икенче Бөтендөнья сугышы да баш­ланмас иде дигән идем. Төп фикерем нидән гыйбарәт соң? Революциядән соң илдә гражданнар сугышы башлануын тарихтан беләбез. Революция һәм сугыш гаиләләрне кырды, илнең интеллектуаль катлавын юкка чыгарды. Коллективлаштыру җир хуҗасының тамырларын нык какшатты. Илнең экономик үсешен дистә елларга артка алып ташлады. Европа илләре алга барганда безнең бабайлар, әтиләр хәрәбәләрдә калган илне төзекләндерү, өйрәнә-өйрәнә индустри­ализация белән шөгыльләнделәр. СССР таркалу да бер гасырлык экономик элемтәләрне юкка чыгарды. Соңгы 20 елда булган экономик һәм социаль үсешне күрергә теләмичә тагын революция ясаргамы? Бүген­ге Россия җитәкчелегенең хөкүмәтнең алдагы еллар­га конкрет үсеш программасы бар.

Стабильлек торгынлык түгел ул. Стабильлек киләчәк­нең нигезе дигән сүз. Шуңа мин һәрбер райондашның сайлау участогына барганда ук ныклы фикер белән барырга тәкъдим итәм. Ә минем кандидат - күптән ачык инде. Һәм ул минем район башлыгы булу белән бәйле түгел. Чөнки халыкка буш вәгъдә бирмичә, ре­аль хәлне аңлата белеп эшли белүчеләрне хөрмәт итәм.

Ләйсән Сизова, Яңа Мәлкән мәктәбенең физкуль­тура укытучысы:

- Кызыбыз Индира да узган ел чыгарылыш сыйныф укучысы буларак БДИ бирде. Әйе, һәрбер ата-ана ке­бек, без дә кызыбыз имтиханнарны ничек бирер дип бик борчылдык. Барысы да артта калды, БДИ буен­ча югары балл җыеп ул Россиянең иң яхшы югары уку йортларының берсендә - Мәскәүдәге РУДНның ландшафт дизайны һәм архитектура факультетына укырга керде. Менә кайда ярдәме зур БДИның! Әле шушы БДИ булмаса андый престижлы уку йортына керү бәхете татыр иде микән, билгесез. Дөрес, БДИ­ны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. "Имтихан барышына контрольлек итүгә бәйсез җәмәгать күзәтүчеләрен тартырга" дигән В.Путинның тәкъдимен хуплыйм, бу очракта БДИ белән бәйле төрле имеш-мимешләргә киртә куелыр иде дип уйлыйм.

Рәйлә Хазиева, сатучы:

- Кибетләргә төрле катлам кешеләр керә, шул исәптән пенсионерлар да. Сөйләшеп торган чаклар да бар, кайберәүләрнең очын-очка ялгап яшәүләрен аңлыйсың. Мин үзем дә пенсия яшенә якынлашам, без пенсиягә чыкканчы гына пенсия яшен арттырып куймасалар ярар иде дип борчылып йөри идем әле. Пенсия яшенең арту-артмавына бәйле вәзгыятькә нокта куелды кебек. Пенсияләрнең күләме әледән әле арттырылып торачагын ишетү дә күңелгә сары май булып ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев