Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар Миңнехуҗинга рәхмәтле

Ятим, сәламәтлекләре чикләнгән һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе "VIII төрдәге Минзәлә махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернат"ында республикабызның 20 районыннан 115 бала белем ала һәм тәрбияләнә. Шуларның 49ы - ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калганнар, 66сы - безнең районнан. Монда балалар белем...

Ятим, сәламәтлекләре чикләнгән һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе "VIII төрдәге Минзәлә махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернат"ында республикабызның 20 районыннан 115 бала белем ала һәм тәрбияләнә.

Шуларның 49ы - ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калганнар, 66сы - безнең районнан. Монда балалар белем алалар, тәрбияләнәләр, медик-педагогик реабилитация үтәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, мөстәкыйль тормышка өйрәнәләр.

Интернатта тәрбияләнүче балаларның соңгы елларда яхшы дуслары һәм остазлары барлыкка килде. Шуларның берсе - Минзәлә районы депутаты - Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин. Ул күп еллар дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның төрле яклы үсешен тәэмин итүдә, реабилитацияләүдә, тормышка җайлаштыруда килеп туган сорауларны чишәргә ярдәм итеп килә. Равил Лотфуллаевич Яңа ел бәйрәмнәрен, мәдәни күңел ачу һәм спорт чараларын оештыруда катнаша, балаларга бүләкләр бирә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә, Халыкара балаларны яклау көне дә аннан башка узмый, интернат-мәктәпне балалар өчен кирәк булган җиһазлар, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Үзе теләгән көнне балалар янына килеп, ул аларның тормыш-көнкүреше белән таныша, аралаша, укулары белән, үткәреләчәк чаралар белән кызыксына һәм балаларны җиләк-җимеш, баллы тәм-томнар белән сыйлы. Балалар да аның килүенә шатланалар, аны үзләренә һәрвакыт ярдәмгә килердәй дус итеп кабул итәләр. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр укуда, хезмәттә, спортта булган уңышлары турында да аның белән бик теләп уртаклашалар. Равил Лотфулловичка алар ел әйләнәсе караган маллары - мини ферма турында сөйләргә яраталар.

Равил Лотфуллович балаларга карата булган шушындый яхшы мөгамәләсе белән "чит балалар булмый - барысы да безнең балалар" дигәнне ассызыклый. Ата-ана игътибарыннан мәхрүм калганнар өлкәннәр каравына һәм ярдәменә мохтаҗ. Балаларны җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданы итеп тәрбияләү һәм аларның хыялларын тормышка ашыру - безнең, ягъни өлкәннәрнең, кулыннан килердәй эш ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев