Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Минзәлә районында «Калморза» һәм «Илнур» хуҗалыклары арпа урагына керештеләр
Районыбызда 5 августка 57 367 тонна ашлык җыеп алынган.
-
Айдар Салахов район хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышты
Хуҗалыклар эшчәнлеге, авыл җирлекләре тормышы — һәрдаим район җитәкчелеге контролендә. Аеруча аграр тармактагы иң мөһим чор — урак вакытында.
-
Илгизәр Ярмиев Минзәлә районы комбайнчылары арасында өченче урында бара
Быел «Калморза» хуҗалыгында ул 9 нчы ел рәттән урып-җыю кампаниясендә катнаша.
-
Минзәлә районы игенчеләре 51 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды
Районыбызда 4 августка 51170,36 тонна ашлык җыеп алынган.
-
Минзәлә районы Бикбау авылы халкы пай җирләре өчен икмәк алды
Әлеге авыл кешеләренең пай җирләрен «Калморза» хуҗалыгы файдалана.
-
Минзәлә районы терлекчеләре 386,6 тонна сөт җитештерәләр
Район хуҗалыкларында барысы 12193 баш савым сыеры исәпләнә.
-
Минзәлә районында бер баш шартлы терлеккә 19,1 центнер терлек азыгы хәзерләнгән
Барлыгы 5133 гектар күпьеллык үләннәр икенче кат чабылган, бу планга карата 98 процент дигән сүз. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ, «Калморза» хуҗалыгы күпьеллык үләннәрдән икенче чабымнан сенаж салуны төгәлләде.
-
Минзәлә районы игенчеләре 44 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды
Кичә районыбыз кырларында 30 комбайн эшләде
-
1 августта Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәния Фатыйховага 94 яшь тулды
Фәния Миңнеәхмәт кызы 1932 елның 1 августында Тукай районының Яңа Байлар авылында дөньяга килгән.
-
Минзәлә районында максатчан кадрлар әзерләүгә студентлар җыялар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 11 нче сыйныфларны тәмамлаган егет һәм кызларны, киләчәген район авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләк белдергән затларны максатчан программа буенча укырга җибәрәчәк.
-
«Август-Мензелинск» хуҗалыгы комбайнчысы Генадий Арсланов быелгы уракта да сынатмый
30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелгы уракта ул «Торум 750» комбайнында 567 тонна ашлык суктырган.
-
Минзәлә районында Марсель Миңнемухаметов комбайнчылар арасында алда бара
Аның күрсәткече 1415 тонна.
-
Минзәләдә көзге бодайның ярты мәйданы җыеп алынды
Әлеге күрсәткеч Татарстанда иң югары күрсәткеч.
-
Минзәлә районы Калморза хуҗалыгында эшләүче студентларга 70 мең сум хезмәт хакы түләячәкләр
Әлеге хуҗалыкка ел саен студентлар үз теләкләре белән эшкә урнаша.
-
Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итә
Барлыгы 5133 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 98 процент дигән сүз.