Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бозау караучыларга премия тапшырылачак

"Районда 2014 елга терлекчелекне үстерү" программасы нигезендә бозау караучыларга, ясалма орлыкландыру операторларына өстәмә түләүләр, сыер савычуларга премия бирү каралганлыгы турында алда язган идек. Инде менә февраль аенда үз төркемнәрендә бозауларның 100 процент сакланышына һәм көнлек үсешне 700 граммнан киметмәгән бозау караучыларга 5000 сум (бер айга кадәр бозаулар төркеме), 4000 сум...

"Районда 2014 елга терлекчелекне үстерү" программасы нигезендә бозау караучыларга, ясалма орлыкландыру операторларына өстәмә түләүләр, сыер савычуларга премия бирү каралганлыгы турында алда язган идек. Инде менә февраль аенда үз төркемнәрендә бозауларның 100 процент сакланышына һәм көнлек үсешне 700 граммнан киметмәгән бозау караучыларга 5000 сум (бер айга кадәр бозаулар төркеме), 4000 сум (бер-өч ай), 3000 сум (өч-алты ай) премияләр билгеләнде.

Алар "Чулман" агрофирмасының "Байлар" бүлекчәсе бозау караучысы М.Шәрипова - 5000 сум, "Калинин" ҖЧҖга караган Җәмәк товарлыклы-сөтчелек фермасыннан Н.Гыйләҗев һәм Р.Галиуллина - 4000 сум, шул ук хуҗалыкның Кадрәк товарлыклы-сөтчелек фермасыннан А.Солтанов - 4000 сум, "Чулман" агрофирмасының Вахитов бүлекчәсеннән Г.Мөбәрәкова - 5000 сум, шул ук агрофирманың Тәкермән бүлекчәсеннән М.Норина - 5000 сум, Г.Губаева һәм С.Нигъматуллина - 3000 сум премиягә лаек булдылар. Әлеге акчалар алдынгыларга авыл җирлекләре аша тапшырылачак. Март ае буенча да мәгълүматлар туплана башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X