Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпкә күмеләбез түгелме?

Соңгы берничә көн эчендә "Минзәлә" ММҮ почтасына килгән хатларда бер үк тема күтәрелгән: шәһәр урамнарындагы контейнерлар даими түгелми, тулышып ята. Хатларның берсендә, Әхмәтшин урамында яшәүчеләр исеменнән Лидия Атасова язганында да, шул хәлгә борчылу чагыла. Мондый юллар бар хатта: "Чернышевский һәм Әхмәтшин урамнары кисешкән юл чатында урнашкан контейнер берничә көн чистартылмый...

Соңгы берничә көн эчендә "Минзәлә" ММҮ почтасына килгән хатларда бер үк тема күтәрелгән: шәһәр урамнарындагы контейнерлар даими түгелми, тулышып ята.

Хатларның берсендә, Әхмәтшин урамында яшәүчеләр исеменнән Лидия Атасова язганында да, шул хәлгә борчылу чагыла. Мондый юллар бар хатта: "Чернышевский һәм Әхмәтшин урамнары кисешкән юл чатында урнашкан контейнер берничә көн чистартылмый инде. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итсәгез иде".

Әлеге чүплекне барып карадык, чыннан да хәлләр шәптән түгел (фотода шул сурәтләнгән). Бу тирәдә күпкатлы йортлар юк, барысы да үз йортлары белән яшиләр. Кайберәүләрне үз йортының, үз ишегалдының торышы гына борчый, койма арты гел кызыксындырмый, күрәсең. Безне күреп яныбызга хат авторы үзе дә килде.

-Берничә ел элек контейнерларны көнгә ике-өч тапкыр түгеп торалар, мондый проблема килеп чыкмый иде. Контейнерлар нигә түгелми башлады икән, - дип аптыравын белдерде.

Якын-тирәдә башка контейнер мәйданчыгы күренми. Башка урамнардан да бирегә килеп чүпләрен ташлап китәләр. Зур-зур капчыкларга тутырылган чүп калдыклар да ята биредә. Болары шәхси йортлардан түгел, кайсыдыр кибеттән китерелгәне ап-ачык.

-Үз ихатаңдагы чүпнең күмеп куярдаен күмәсең бит инде. Иренәләр, артык эшкә саныйлармы, чыгаралар да контейнерларга ыргыталар, - дип моң-зарын түкте Лидия Александровна. Аның сүзләре хак: иске такталар, агач ботаклары, иске матрац ише зур урын ала торган чүп калдыкларын да бирегә китереп ташлаганнар. Алар биредәге контейнер мәйданчыгын каплап киткән, хәтта өем автомобильләр йөри торган юлга кадәр сузылган.

Тагын бер проблема - санкцияләнмәгән чүплекләр. Мәчет артында гына юл буенда шундый чүп өеме хасил булган. Монда чүп түгәргә кемнең кулы күтәреләдер. Хәер, бу күренеш елның-елында кабатлана, шушы тирәнең ямен җибәреп тора.

Тагын бер хат шәһәребезнең Татарстан урамында яшәүчеләр исеменнән. Аны Альбина Шакирова язып җибәргән. Хатта мондый юллар бар: "Безнең урамга район хакимяитеннән, санэпидстанциядән берәрсенең килгәне бар микән? Урамның исеменә туры килсен диптер инде, бер эшмәкәр азык-төлек кибете дә җиткереп куйды. Ә кибет каршында нинди чүплек. Узган ел мондагы баракны сүттеләр, әмма калган чүпләрен түгеп, чистартып куймадылар. Элек бу баракта яшәүчеләр хәзер матур, төзек фатирларда яшиләр, ә шушы тирәдә үз йортлары белән яшәүчеләр алардан калган калдык-постыкларга карап нәфрәтләнәләр. Алар хезмәт ветераннары, инвалидлар, сугыш ятимнәре, биредә тәртип урнаштырырга көчләреннән килерлек түгел. Мин Куприянов вакытында урамда яктылык мәсьәләсен күтәреп 6 мәртәбә приёмда булдым. Аптырагач, интернет аша президент аппаратына чыктым. Нәтиҗәсе шул булды: бер атна үтүгә безнең урамда утны көйләп куйдылар, кыйммәтле яктырткычларга акча табылды. Сабантуйга кунаклар кайтырлар бит, алар алдында кызарырга туры килмәсен иде".

Әлеге хатка ике төрле карарга була. Беренчесе: иске баракны сүткәч, моны җыештырырга тиешле служба җыештырып алырга тиеш, әлбәттә. Икенчесе: әлеге урамда яшәүчеләр барысы да өлкән яшьтәгеләр икән инде, аларның балалары, оныклары бардыр бит. Фәкать өмәне оештырып йөрүче генә юктыр, диясе килә. Шәһәребез кешеләре үзләре яши торган урамнарда өмәләр оештырырга авырыксыналар шул. Озакламый тырма белән себеркенең ни икәнен дә онытмабызмы?

РЕДАКЦИЯДӘН

- Иң беренче чиратта минзәләлеләргә шундый яңалыкны җиткерәбез: "Чиста шәһәр" МУПта яңа җитәкче - Александр Рязанов.

Хатларда күтәрелгән проблемалар белән "Чиста шәһәр" җитәкчелеген дә таныштырдык. Әйтергә кирәк, безнең хатларга җавап китергәнче әлеге предприятие хатта телгә алынган чүплекләрне чистартып алган. Тиз арада эш йөрткәннәре өчен рәхмәт, билгеле. Ә хатларга карата мондый җавап алдык:

-Шәһәр территориясен төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләре буенча "Чиста шәһәр" гомуми файдаланудагы территорияне җыештыру эшен башкара. Йорт яны һәм шәхси хуҗалыклар карамагындагы территорияне шушы йорт хуҗалары үзләре җыештырырга тиешләр. Кагыйдәләрнең 3 нче бүлегендә болай диелә: "Физик һәм юридик затлар үзләре карамагындагы территорияне...үзләре яки үз хисапларына махсус оешманы җәлеп итү юлы аша җыештырып торырга тиешләр".

Хәзерге вакытта каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 60 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган. Эшче состав: коры чүпләрне төяүдә 10, ТБО полигонын карап тотуда 3 эшче һәм 1 каравылчы эшли, 1 тракторчы, 5 машина йөртүче, 4 махсус машина бар, моннан тыш 3 КамАЗ һәм 2 төягеч җәлеп ителә. Эш сәгате 7дән 15 сәгатькә кадәр, хәзерге вакытта производство ихтыяҗларына бәйле рәвештә эш сәгате 7дән 18 сәгатькә кадәр озынайтылды.

Килеп туган хәлнең төп сәбәбе - ТБО өчен урнаштырылган контейнерларның максатчан файдаланылмавында, ягъни аларга зур күләмле чүп-чарлар, төзелеш калдыклары, агач ботаклары ташлау.

САН

Бер кешегә каты көнкүреш калдыклары буенча еллык норматив 1,1 куб.м каралган. Нормативка карата көн саен урамнардан 50 куб.м ТБО түгелергә тиеш булса, хәзерге вакытта шәһәр урамнарыннан 100 куб.м ТБО җыеп алына, полигонга һәркөнне 150 куб.м ТБО түгелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев