Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләү чаткысы сүнмәсен

Мәскәү мэрын сайлаганда участокларга бик аз кешенең килүе күпләрне сәерсендерде, ә властьта утыручыларны сагайтты. Киләсе өч елда сайлау марафоны башланыр алдыннан шаукым кузгалды. Дәүләт Думасы бюллетеньнәргә "Против всех" графасын кертү мәсьәләсен карый башлады. Төп тарткалаш бу бүлекне фәкать муниципаль власть органнарына сайлауда гына кулланмакчы булалар. ЛДПР үзенең электоратын югалтудан курка....

Мәскәү мэрын сайлаганда участокларга бик аз кешенең килүе күпләрне сәерсендерде, ә властьта утыручыларны сагайтты.

Киләсе өч елда сайлау марафоны башланыр алдыннан шаукым кузгалды. Дәүләт Думасы бюллетеньнәргә "Против всех" графасын кертү мәсьәләсен карый башлады. Төп тарткалаш бу бүлекне фәкать муниципаль власть органнарына сайлауда гына кулланмакчы булалар. ЛДПР үзенең электоратын югалтудан курка. Кандидатларны да партиядән генә түгел бер мандатлы округлардан да тәкъдим итү турында сүз бара. Сайлауда катнашырга теләсәләр, партияләр (аларның саны 60ка җитә) исеменнән бюллетеньнәр мунча сөлгесе зурлыгында булырга мөмкин. Үтә күренүчән урналар кую хакында карар үз көченә керде инде. Берничә яңа партия Татарстанда парламентка үтү чиген (7 процент) киметүне сорый.

Татарстанда сайлау округлары билгеле инде. Ык сайлау округының үзәге Минзәләдә булачак. Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары бер округта булачак.

Иң мөһиме сентябрьдәге бердәм сайлау көненә алдагы сайлауларда халыкка биргән вәгъдәләрне, алынган күтәренке йөкләмәләрне үтәп чыгу өчен киеренке эшлисе генә калды. Ә бездә - Татарстанда эшли беләләр. Шулай булгач, алла боерса, барысы да әйбәт булачак.

Шаукым китәр. Үз-үзебезгә ышанып яшәү, эшләү чаткысы беркайчан да сүнмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X