Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәтлеләр үз көчләренә таяналар

Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова чыгышын демографик күрсәткечләрдән башлады, җирлеккә кергән биш авылда барлыгы 1138 кеше исәпләнә, бу районда халык саны иң күп булган җирлекләрнең берсе. Хуҗәмәт авылында 830 кеше яшәсә дә, "Куйбышево" бүлекчәсендә җирле халыкның берсе дә эшләми (6-7 пенсионерны исәпкә алмаганда), диде үз чыгышында бүлекчә җитәкчесе Рамил...

Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова чыгышын демографик күрсәткечләрдән башлады, җирлеккә кергән биш авылда барлыгы 1138 кеше исәпләнә, бу районда халык саны иң күп булган җирлекләрнең берсе.

Хуҗәмәт авылында 830 кеше яшәсә дә, "Куйбышево" бүлекчәсендә җирле халыкның берсе дә эшләми (6-7 пенсионерны исәпкә алмаганда), диде үз чыгышында бүлекчә җитәкчесе Рамил Гәрәев. (Бәлки бу җирлектә урнашкан "Хуҗәмәт РМЗ" эшләүче халыкны үзенә "йотадыр"?) Күрсәткечләргә килгәндә, терлекчелектә уңышлар бик үк куанырлык булмаса да, 2012 нче ел белән чагыштырганда алга китеш сизелерлек.

"Чулман" агрофирмасының генераль директоры Илдар Исхаков моңа кадәр инвестор булган "Вамин"ның бурычлары, хуҗалыкта бүгенге вәзгыять турында сөйләп, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте. Шәхси хуҗалык сыерларының чәчү җирләрен таптавы борчый җирлек җитәкчеләрен. Чаралар күрелсә дә, нәтиҗәсе әлләни сизелми.

Социаль мәсьәләләргә тукталсак, Хуҗәмәт мәктәбенә ремонт ясалган, ашханәгә, күп кенә кабинетларга өр-яңа җиһазлар куелган. Мәктәп директоры Ләйлә Хәйруллина бу турыда шатланып сөйләде.

ТСЖ рәисе Рәсимә Азһамованың халык алдында ясаган чыгышыннан ике катлы 7 йортта йөзгә якын фатир булуын белдек, аларда яшәүче халык белән башкарылган эшләр турында исәп тотты. Аерым алганда, ул йортларда капиталь ремонт уздыру, территорияне тәртиптә тоту, теге яки бу ремонт эшләре өчен яшәүчеләрдән акча җыю мәсьәлләренә тукталды.

Авыл халкы сорауларның төрлесен бирде. Саклык банкыннан субсидияләрне алу катлауланган. Сорау бирүче хезмәт ветераны аларны почтага күчереп булмыймы, дип мөрәҗәгать итте. Җыенга килгән социаль яклау, Пенсия бүлеге вәкилләре халык биргән сорауларны язып барды.

Хуҗәмәт халкы район үзәк хастаханәсе табибларының эшеннән канәгать булмавын белдерде. Аерым алганда, терапевт булмау, кайбер табибларның дорфалыгы аларда ризасызлык тудыра. Усай авылыннан Сөләйман Вильданов басу-кырларга чүп ташлауны ничек туктатырга, дип борчыла. Аны башкалар да хуплап кул чапты, "бәлки катгый "тәрбия" чаралары куллансак, уңай нәтиҗә булыр әле", - диештеләр.

Хуҗәмәт РМЗ йортлары янындагы җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыктылар җыенда. Авыл халкының җирдә эшлисе килү теләге аңлашыла. Бу җирләрне хосусыйлыкка алу өчен билгеле суммада акча да түләнгән. Әмма тора-бара бу җирләрнең беркемнеке дә булмавы, хәтта Хуҗәмәт авыл планында да булмавы ачыкланган. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вилданова бу эшне башкару өчен ничәмә-ничә каршылык аша узган. Якын араларда мәсьәлә хәл ителер дип өметләнәләр җирдә эшләргә теләүчеләр.

Гел кимчелекләр турында гына сөйләмәде халык. Балаларыбыз ниһаять җылы мәктәптә укый, юлларыбыз төзек, кышын чистартылып тора, җырдагыча "Минзәлә юллары такыр" диясе кала, дип позитив кәеф өстәде чыгыш ясаучы бер ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев