Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәзерге яшьләр Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр белә

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлаша. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары еллар үткән саен яктырак һәм мөһимрәк була бара. Хәзерге яшьләр фашизм белән көрәштә кызылармиячеләрнең нинди роль уйнаганнарын аңлыйлармы, ул кырыс еллар турында нәрсәләр беләләр, Җиңү өчен көрәшеп һәлак булганнар хакында уйлыйлармы? Шундый сораулар белән без шәһәребездәге укучыларга һәм уку йортлары студентларына...

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлаша. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары еллар үткән саен яктырак һәм мөһимрәк була бара. Хәзерге яшьләр фашизм белән көрәштә кызылармиячеләрнең нинди роль уйнаганнарын аңлыйлармы, ул кырыс еллар турында нәрсәләр беләләр, Җиңү өчен көрәшеп һәлак булганнар хакында уйлыйлармы? Шундый сораулар белән без шәһәребездәге укучыларга һәм уку йортлары студентларына мөрәҗәгать иттек.

Ләйсән Гареева, педагогия көллияте студенткасы:

-Бөек Ватан сугышында минем ике бабам катнашкан. Рәхимҗан Хәкимов фронтка 18 яшендә киткән, сержант булган. 1943 нче елда Смоленск янында сугышчан заданиесен үтәгәндә һәлак булган. Икенче бабам - Мөхәммәтзәки Гареев. Ул Берлинга кадәр барып җиткән. Күп тапкырлар контузия алсада, ул бөтен сугышны үткән һәм җиңү белән өйгә кайткан.

Мария Притчина, педагогия көллияте студенткасы:

-Туган ил һәм Ватан - киң мәгънәгә ия. Бу синең туган җирең. Минем фикеремчә, синең күңелеңнең, йөрәгеңнең бер өлеше калган җир ул, кайда гына булсаң да туган җир сине тартып, шунда кайтасың килеп тора. Вакыт узган саен сугыш ерак китә, анда катнашучылар да аз калып бара. Ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт, алар җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмадылар.

Эльвина Мөхәмәтҗанова, медицина училищесы/техникумы студенткасы:

-Минем бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әбинең сөйләве буенча, ул 1941 елның 29 нчы июнендә ул фронтка киткән. Сталинград янында барган сугышларды катнашкан, укчы булган, Берлинга кадәр барып җиткән. Кызыл Йолдыз, Ватан ордены ордены һәм һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Айзилә Фәттахова, 1 нче мәктәп укучысы:

-Без, яшь буын, халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында онытмыйбыз. Безнең киләчәк өчен гомерләрен биргән геройларыбызның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Үзләренең гомерләрен кызганмыйча, киләчәк буын өчен бәхет һәм ирек көрәшкән геройларыбызны беркайчан да онытмыйбыз. Хөрмәтле ветераннар, сезгә рәхмәт әйтәбез. Әлбәттә, сезгә рәхмәтебезне белдерерлек сүзләр юк.

Евгения Муринова, Альбина Исмәгыйлова, 1 нче урта мәктәп укучылары:

-1нче мәктәп укучылары ел саен Җиңү паркын җыештыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Без Җиңү көненә багышланган митингларда һәм чараларда катнашабыз. Безнең районның сугышта катнашкан һәм тылда эшләгән кашеләр белән горурланабыз.

Ксения Погорелова, 2нче мәктәп укучысы:

-Безнең мәктәп укучылары үзләренең ветераннарына шефлык итәләр. Без аларны чараларга чакырабыз, алар анда үзләренең сугышчан тормышлары турында сөйлиләр. Иң мөһиме, үсеп килүче буын аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Без ветераннар янына барабыз, аларга булышабыз. Алар шуңа шатл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев