Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң уңган, иң булган Минзәлә гүзәлләре

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан башкалабыз Казанда тантаналы төстә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Быел очрашуга республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан чакырылган меңнән артык хатын-кыз арасында Минзәләдән дә җиде кешелек делегация бар иде. Болар (рәсемдә сулдан уңга)...

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан башкалабыз Казанда тантаналы төстә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Быел очрашуга республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан чакырылган меңнән артык хатын-кыз арасында Минзәләдән дә җиде кешелек делегация бар иде. Болар (рәсемдә сулдан уңга) Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия, шулай ук "Тантана" театраль премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Венера Нигмәтуллина, дәүләт һәм муниципаль идарә итү өлкәләрендә күп еллар икътисадчы-финансист булып эшләгән Фәридә Фәйзуллина, ТР буенча "Росреестрның федераль кадастр палатасы" ФГБУ филиалының Минзәлә районы буенча бүлеге хезмәткәре Елена Бочкарева, район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Минзәлә" бүлекчәсеннән көтүне кабат җитештерү технологы Татьяна Винокурова, ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Эльвира Хәбибуллина, "Чулман" агрофирмасының "Вахитов" бүлекчәсе савымчысы Рафиса Локманова. Алар җәмгыяви тормышыбызның төрле өлкәләрендә эшлекле сыйфатларын, иҗади мөмкинлекләрен уңышлы гамәлгә ашыручы, югары үрләр яулаучы, үзләренең тырышлыклары һәм активлыклары белән аерылып торучы гүзәл затлар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге, республикадагы ир-егетләр исеменнән хатын-кызларны язның иң беренче бәйрәме белән кайнар котлады, аларга шигырь дә багышлады.

-Хатын-кызлар - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче һәм алар халык хуҗалыгының аерым тармакларында мөһим роль уйный, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

-Концерт программасы белән үрелеп барган тантанадан матур, якты кичерешләр белән кайттык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Минзәлә гүзәлләре.

Безнең белешмә

Быел конкурсның сайлап алу буенча зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Республика жюрие зона этапларында 84 җиңүчене сайлап алды, аларның 30ы "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республикакүләм конкурсында җиңде. Тантанада атап үтелгән җиңүчеләр арасында зона турында "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңүче буларак Елена Михайловна Бочкареваның исеме дә яңгырады, истәлекле бүләк тапшырылды.

Конкурс нәтиҗәләрен "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев