Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Керемнәреңне декларацияләдеңме

Хәзерге вакытта агымдагы елның 1 гыйнварында башланган декларация компаниясе дәвам итә. Декларация бирүдә яңалыклар яисә аны тапшырырга тиешле затлар исемлегендә үзгәрешләр юкмы? Газета укучыларыбызның шуңа охшаш күпсанлы сораулары буенча без федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рәмилә КАРМАНОВАга мөрәҗәгать итәргә булдык. -Рәмилә Ильтузаровна, салым түләүчеләрнең кайсы...

Хәзерге вакытта агымдагы елның 1 гыйнварында башланган декларация компаниясе дәвам итә. Декларация бирүдә яңалыклар яисә аны тапшырырга тиешле затлар исемлегендә үзгәрешләр юкмы? Газета укучыларыбызның шуңа охшаш күпсанлы сораулары буенча без федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рәмилә КАРМАНОВАга мөрәҗәгать итәргә булдык.

-Рәмилә Ильтузаровна, салым түләүчеләрнең кайсы категориясе өчен декларация тапшыру мәҗбүри санала?

- Салым түләүчеләрнең ике категориясе бар, беренчеләре - салым чоры нәтиҗәләре буенча мөстәкыйль рәвештә керемнәренә салым түләргә һәм мәҗбүри төстә физик затларның керемнәренә салым буенча декларация тапшырырга тиешләр, икенчеләре - декларацияне үз инициативасы буенча күрсәтүгә үз хокукларыннан файдаланалар, салым чигерүләрен (вычет) белдерәләр һәм 13 процент ставка белән элек түләнгән салымны кире кайтаралар.

2013 елгы керемнәре хакында салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле затлар исемлеге үзгәрешсез кала. Болар: мөлкәтен (фатир, йорт, дача участогы, җир, транспорт чаралары, кыйммәтле кәгазьләр, коммерцияле оешмаларда катнашу өлеше һ.б.) сатудан керем алучылар, гражданлык-хокукый характердагы килешүләр нигезендә башка физик затлар яки оешмалардан керем алучылар, лотерея һәм бүләк рәвешендәге керемнәре булучылар, керем алып, үз вакытында аннан салым тотылып калынмаган гражданнар.

Моннан тыш, керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле затлар категориясенә шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, үз кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар, закон нигезендә шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар керә.

Шуны искәртәбез, 2014 елдан башлап федераль салым хезмәте позициясенә бәйле рәвештә, салым органнары мондый салым түләүчеләргә декларация тапшыру кирәклеге турында искәртүче хатлар җибәрми башладылар.

Югарыда санап үтелгән физик затлар 30 апрельдән дә соңга калмыйча үзләренең яшәү урыны буенча территориаль салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешләр. Гади генә әйткәндә, 2013 елгы керемнәр буенча декларация тапшыруның соңгы көне - 2014 елның 30 апреле.

-Декларацияне мәҗбүри тапшырырга тиешле салым түләүчеләр аны тиешле срокларда тапшырмаганда чаралар катгыймы?

-Мондый очракта РФ Салым кодексының 119 нчы маддәсе нигезендә, декларация нигезендә түләнергә тиешле сумманың 5 проценты күләмендә штраф түләтелә, штраф декларацияне тапшыру көне билгеләнгән көннән соң узган һәрбер тулы яки тулы булмаган ай өчен исәпләнә, әмма ул күрсәтелгән сумманың 30 процентыннан артмаска һәм 1000 сумнан да ким булмаска тиеш.

-Декларация тапшыру мәҗбүри булмаган категориягә керүче салым түләүчеләр турында да әйтеп үтсәгез иде.

-Әйе, шундый категория гражданнар да бар, аларга декларация тапшыру мәҗбүри түгел. Алар стандарт, социаль, һәм мөлкәткә кагылышлы керемнәре буенча салымнарын чигертә алалар, моның буенча теләсә кайсы вакытта декларация тапшыра алалар. Фәкать шунысы бар, бюджетка керем буенча түләгән салымны кабаттан исәпләтү 3 елдан соңармаска тиеш. Мәсәлән, 2014 елда аны 2011, 2012, 2013 еллар өчен исәпләтергә мөмкин.

Декларация тапшырырга тиешле затларга бланкларны яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп алырга була, яки федераль салым хезмәте идарәсенең рәсми сайтында (www.nalog.ru) документларны "Декларация 2013" программасын кулланып автоматлаштырылган режимда тутырыру мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дигән электрон сервистан да файдаланырга киңәш итәбез. Әлеге сервис 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тикшерү мөмкинлеген дә бирә.

-Декларация тапшырылгач, салым түләүче кулына моның буенча исәпләнгән сумма кайчан килеп керә?

-Физик затларның керемнәренә декларация буенча исәпләнгән салымга килгәндә, РФ Салым кодексы нигезендә аны түләү срогы отчет елының 15 июленнән дә соңга калмый түләнергә тиеш.

Исегездә тотыгыз

Мәҗбүри төстә декларация тапшырырга тиешле физик затларга 2013 елгы керемнәр буенча декларация тапшыруның соңгы көне - 2014 елның 30 апреле.

Стандарт, социаль, һәм мөлкәткә кагылышлы керемнәре буенча салымнарын чигертергә теләүчеләр теләсә кайсы вакытта декларация тапшыра алалар. Фәкать шунысы бар, бюджетка керем буенча түләгән салымны кабаттан исәпләтү 3 елдан соңармаска тиеш. Мәсәлән, 2014 елда аны 2011, 2012, 2013 еллар өчен исәпләтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев