Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кеше хакын хаклап

Садак бистәсендә ветераннар өчен салынган йортларның берсендә гомер кичерүче, тумышы белән Калморза кызы Мәшүдә апа Бадыйкова кунаклар киләсен әзерләнеп, матур күлмәкләр, калфаклар киеп көтеп торган.

Кунаклар - район баш-лыгы Рәсим Садыков, аның урынбасары Фәис Вагыйзов, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова сугыш ветераны Кәшфи Бадыйковның тол хатыны Мәшүдә апага аның 96 яшьлек туган көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлау открыткасын, чәчәк букеты, бүләк тапшырдылар.
1917 нче елны дөньяга килгән Мәшүдә апа ХХ нче гасырның бик күп дәһшәтле вакыйгаларын үз җилкәсендә татыган, гомере буе чын эш "аты", үз мәнфәгатьләрен читкә куеп, якыннары язмышын уртаклашкан кеше. 18 яшендә Түке авылына кияүгә чыга, алты ай яшәгәч, паралич суккан әнисен карар өчен ирен, яңа гаиләсен калдырып Калморзага кайтып китә, 18 ел түшәктә яткан әнисен карый. Бер энесе сугышка киткәч күпмедер вакыт Кукмарада тоткарлана. Аның ач булуы турында хәбәр килеп ирешүгә, Мәшүдә апа сохари киптереп, өйдә ашарга ни бар, шуны тутырып Кукмарага чыгып китә. Биш көн җәяү бара, энесен табып азык тутырган капчыгын тапшыра. Кайтканда да биш көн җәяү тәпили. Аның каравы энесенең "Апа, син мине ач үлемнән коткардың", - дигән хаты гомере буе йөрәген җылытып тора. Тик энесе 43 елны Сталинград сугышында башын сала. Аннан сеңелесен кияүгә бирә, энеләрен башлы-күзле итә. Шуннан соң да үз гаиләсен кору турында уйламый, энесе белән килененең биш баласын карап үстерешә. 60 тулып килгәндә генә Бикбауда яшәүче 75 яшьлек Кәшфи бабай белән кавыша. 20 ел матур гомер кичерәләр алар.
- Бабаем мине бик яратты, чөнки мин бик күп эшләдем, "их, нишләп бер ун ел алдан кавышмадык" дип ирем үкенечен дә белдерде, - дип сөйли Мәшүдә апа. Соңгы ике елын бабай түшәктә үткәрә, аны кадерләп, тәрбияләп соңгы юлга озата.
Авыр физик эш аны бетермәгән, 96 яшендә дә күзе яхшы күрә, колагы ишетә, зиһене бик ачык, сүзләре акыллы, киңәшләре төпле. Хәзер дә биш вакыт намазын укый, ураза тота. Иренең улы Әбүзәрнең кызы Илсөяр килеп ярдәм итеп, карап йөри үзен, башка туганнары да әбине ташламыйлар.
- Озак, сәламәт яшәр өчен нишләргә? - дип соравыбызга:
- Көнгә 50 сутый печән чабыгыз, я булмаса, 20 сутый урак урыгыз, - диде апабыз уенын-чынын бергә кушып. - Аллага ышаныгыз, тәүфикълы булыгыз, - дип тә өстәде.
Нинди кешеләр яши безнең арада, ярый кадерләрен белергә өйрәнеп барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X