Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Китапханәнең тәрбияви көче

Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык. -Илсөяр Кәшбиевна, сезнең фикерегезчә, китапларның, аеруча матур әдәбиятның кешегә йогынтысы нидә? -Әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле була....

Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык.

-Илсөяр Кәшбиевна, сезнең фикерегезчә, китапларның, аеруча матур әдәбиятның кешегә йогынтысы нидә?

-Әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле була. Чишмә челтерәвен, кошлар сайравын, табигатьнең гүзәллеген һ.б.ларны әдәби китапларда гына тәфсилләп тасвирлыйлар, аларны чынбарлыктагыча кабул итәсең. Әйтик, Гарәфи Хәсәновның "Елның дүрт фасылы" китабында табигать искитмәле итеп тасвирлана. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын да ничә кат укысак та, укып туеп булмый, әсәр актуальлеген югалтмый. Әдәби китапларны укыганда гына туган телебезнең ни рәвешле бай булуын күрәсең. Тел байлыгын арттыруга да йогынтысы бихисап, әхлак ягыннан тәрбиви роле аз түгел китапларның.

-Китапханәче булырга сезне нәрсә этәрде?

-Китапханәче һөнәрен сайлавымда үзенең гомерен китапханәгә багышлаган авыл китапханәчесе Нурдидә апа Могаллимованың өлеше зур булды. Иске Иркәнәш урта мәктәбендә укыган елларымда ул эшләгән китапханәгә еш бара идем. Китаплар сайлаганда кулдан кулга йөреп, битләре таушала төшкән китапларны алырга тырыша идем. Әнием Нурисафа күрмәсен өчен әдәби китапны дәреслек астына яшереп укый идем. Китапка мәхәббәт шул елларда салынды. Туган көнемнең Китапханәчеләр көненә туры килүе дә очраклы түгелдер дип уйлыйм. Шушы һөнәр мине үзенә тартып алды: 1981 елда мәктәпне тәмамлагач, укуымны Алабуга мәдәният-агарту училищесында дәвам иттем, хезмәт юлымны библиограф булып үзебезнең район үзәк китапханәсендә башлап җибәрдем. Аннары хезмәтемне педкөллияттә дәвам иттем. Ап-ак халатлы студентларга соклануданмы, медицина училищесының китапханәсендә эшләргә күптәннән хыялланып йөри идем, ике ел элек шушы хыялым чынга ашты.

Әйе, хәзерге заманда китапны компьютер алыштыра бара. Дөресен әйткәндә, яшьләрнең үзләре теләп матур әдәбиятны укыйсылары килми. Аларның күбесе нигездә программа буенча укылырга тиешле китапларны, анда да Интернет челтәре аша аның электрон вариантын гына укыйлар.

-Яшьләрне матур әдәбият әлләни кызыксындырмый алайса?

-Сүземне үзебезнең училише китапханәсеннән башлыйк әле. Бәхеткә каршы, мин бирегә килгәч, училишеда капремонт ясалды, шул чакта китапханәдә дә ремонт булды. Китапханәбез якты, чиста, сокланып туймаслык матур, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылды. Медицинага кагылышлы электрон китапханә - студентның консультанты Интернет челтәренә тоташтырылган.

Шушы ике ел вакыт эчендә училише директоры Люция Хиразева һәм укытучылар коллективы белән киңәшләшеп китап фондын яңа китаплар белән тулыландырдык: медицинага кагылышлы 2 меңгә якын китап алынды, 9 класстан соң кергән студентлар өчен гомуми белем дәреслекләренең барысы да яңартылды.

Китап уку дигәннән, училиелардагы барлык укучылар да бертөрле: мәктәп елларында балалар китап укуга нинди мөнәсәбәттә булса, алга таба да шул дәвам итә. Күп елгы тәҗрибәмнән чыгып, студентларның китап укуга мөнәсәбәтләрен үзгәртергә, бигрәк тә якташ язучыларыбызның иҗатларына карата кызыксыну уятырга бөтен көчемне куям. Район һәм республика күләмендә, училишеда үткәрелүче конкурслар да, әдәби-музыкаль кичәләр дә шул максаттан оештырыла. Гөлшат Зәйнәшеваның иҗатына багышланган фестиваль нәтиҗәләре безнең өчен куанычлы булды. Анда 10 студентыбыз катнашып үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шигырь сөйләүчеләр арасында 2 курстан Гөлназ Минниханова беренче, җырчылар арасында Регина Салахова икенче урынны алды. Шунысы сөендерә, студентларыбыз мондый конкурсларны көтеп алалар, анда катнашырга атлыгып торалар.

-Илсөяр Кәшбиевна, китап укучыларның ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелә дип уйлыйсызмы?

-Әдәби китаплар күбрәк бастырылып, алар ниндидер ташламалар белән уку йортларына да таратылса иде. Әйтик, Гөлшат Зәйнәшеваның китабы нәшер ителүе белән хәбәрдар булсак та, әле ул һаман да безгә килеп җитмәде. Нәшриятта кайбер басмаларга ташламалар ясалса да комачау итмәс иде.

-Башка китапханәчеләр белән аралашып торасызмы?

-Әлбәттә. Әйтик, беренче хезмәт юлымны башлаган үзәк китапханә хезмәткәрләре, педкөллият китапханәчесе Венера Асманова белән киңәшләшеп, бербөтен булып эшлибез. Башка райондагы медицина училишеларының китапханәчеләре белән дә тыгыз элемтәдә торам.

-Китапханәчеләр белемнәрен күтәрү өстендә ничек шөгыльләнә?

-Эш тәҗрибәмне тулыландырып торырга Казандагы республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ярдәм итә, әлеге үзәк тарафыннан үткәрелүче бер генә семинарны да калдырмыйм. Ел саен шушы үзәк көче белән медицинага кагылышлы китап күргәзмәсе оештырыла, барлык яңа китапларны шунда күрергә мөмкин.

-Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

-Мин тормышымны китаптан башка күз алдына китерә алмыйм. Яңа чыккан әсәрләр белән танышып барам, башкаларга да тәкъдим итәм, үземчә нәтиҗә ясыйм. Ни өчендер яшьләр тормыштан ямь таба алмыйлар. Минем киңәшем шул: киләчәк буынның компьютер каршында гына утырмыйча матур әдәбиятка игътибарлары күбрәк булсын иде.

Сүз уңаенда

Үзе укыган китапларындагы сокландыргыч итеп тасвирланган табигатьнең иң матур чорында һәм Китапханәчеләр көнендә Илсөяр Кәримованың туган көне дә. "Язны көтеп алам" дия-дия, буш вакытларында йорт янындагы бакчасында чәчәкләр, алма-чияләр янында кайнашканын күрергә була Илсөярнең. Аның гаилә тормышында да елның дүрт фасылы да чагыла сыман. Әниләре сыман тырыш, хезмәт сөючән, район мәгариф бүлегендә юрист булып эшләүче кызы Рузилә, кечкенә оныгы Данил - Илсөярнең сөенече. РИТЭКта компрессор булып эшләүче, рәсемнәр ясап, картиналары белән якташларыбызны сөендерүче, шушы көннәрдә яңа гаилә тормышы корып җибәргән улы Руслан - тормышының яме.

Эльмира Соснова, фельдшер бүлеге студенты:

-Күптөрле конкурсларда катнашу нәтиҗәсендә миңа медицина өлкәсендәге яңалыклар белән даими танышып барырга туры килә, шуңа китапханәдә еш булам.

Алия һәм Лилия Юсуповлар, фельдшер бүлеге студентлары:

-Без матур әдәбият укырга яратабыз, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар белән дә танышып барабыз, шуңа күрә укудан тыш вакытыбызны Илсөяр Кәшбиевна җитәкләгән китапханәдә үткәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев