Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете мөбарәк булсын

Хөрмәтле райондашлар! Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Мөселманнар барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур...

Хөрмәтле райондашлар!
Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.
Мөселманнар барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр. Ислам диненең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый.
Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга - бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, көч-куәт һәм илһам бирсен! Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X