Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә Идарәче компаниясе ничек идарә итә

Минзәлә Идарәче компаниясе 152 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә, бу 147 мең квадрат метр торак мәйдан дигән сүз. Компания нинди эшләр белән мәшгуль, нинди планнар белән яши? Шушы мәсьәләләр хакында без Идарәче компаниянең директор урынбасары Роман Коротин белән әңгәмә кордык. -Роман Николаевич, Идарәче компаниянең төп бурычлары турында әйтеп үтсәгез иде. -Безнең...

Минзәлә Идарәче компаниясе 152 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә, бу 147 мең квадрат метр торак мәйдан дигән сүз. Компания нинди эшләр белән мәшгуль, нинди планнар белән яши? Шушы мәсьәләләр хакында без Идарәче компаниянең директор урынбасары Роман Коротин белән әңгәмә кордык.

-Роман Николаевич, Идарәче компаниянең төп бурычлары турында әйтеп үтсәгез иде.

-Безнең компаниянең төп бурычлары торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча фатир хуҗалары белән килешү нигезендәге мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү; күпфатирлы йортларның гомуми милкен саклауга, йортларны, коммуналь челтәрләрне сакчыл тоту буенча аңлату эшләре алып бару; торак фондын эксплуатацияләүнең кагыйдәләре һәм нормалары таләпләре нигезендә гражданнарның яшәү шартларын, ТКХ күрсәтү сыйфатының дәүләт стандартларына туры килүен тәэмин итүдән тора.

-Капремонт үткәрелгән йортларда яшәүчеләр нигә күрше йортта теге яки бу эш башкарылды, бездә ул кадәре эшләр башкарылмаган иде бит, дигән фикерне белдерәләр.

-«Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга теләктәшлек фонды турында»гы 185 нче санлы ФЗны тормышка ашыру кысаларында формалашкан 2013 елгы капремонт программасына 13 күпкатлы йортка кертелгән һәм моның өчен 19565715,20 сум күләмендә акча средстволары бүлеп бирелгән иде. Федераль закон нигезендә күпкатлы йортларда капремонт буенча башкарыла торган эш төрләренә йорт эчендәге электр һәм су белән тәэмин итү, канализация буенча инженерлык системаларын ремонтлау, шулай ук түбәләрне, йорт фасадларын җылыту һәм ремонтлау кебек эшләр керә. Әмма бер үк йортта югарыда санап үтелгән барлык эшләр дә башкарыла дигән сүз түгел бу. Барысын да башкару өчен акча средстволары җитмәс иде, шуңа күрә йортта яшәүчеләр белән килешенеп, алдан төзелгән дефектлы ведомость буенча гына башкарыла.

-Ел дәвамында агымдагы ремонт эшләре күп башкарыламы, узган ел ул кайсы йортларда башкарылды?

-Кышкы чорда подъездлардагы тәрәзәләргә пыялалар урнаштыру, подъезд ишекләрен җылыту, ремонтлау, чардакларны җылыту кебек эшләр башкарыла. Торак йортларның гомуми милкен карап тору, шул исәптән подвал, чорма, түбәләрне ремонтлау, подвал һәм чормаларда урнашкан гомуми коммуникацияләргә техник хезмәт күрсәтү буенча барлык эшләр халыктан «агымдагы ремонт өчен» җыелган акча средстволарына башкарыла.

Узган ел «агымдагы ремонт эшләре» буенча түбәндәге күпфатирлы йортларның өлешчә түбәләре алыштырылды, салкын су һәм канализация торбалары яңартылды: Изыскательләр урамы, 4/4; Пролетарская урамы, 46 - йорттан коега канализация системасы алыштырылды; Роза Люксембург урамы,102 йортында подъезд ремонтланды, подвал чистартылды; Кадомцевлар урамы,66да подъездларга косметик ремонт ясалды, тәрәзәләр алыштырылды; Изыскательләр урамы,4/2дә подъездда ремонт эшләре башкарылды, идәннәре өлешчә ремонтланды, шулай ук Изыскательләр урамы, 1/2дә подъезд идәннәренә, Тукай урамы, 61 йорты подъездында ремонт ясалды. Шулай ук Изыскательләр һәм Тукай урамнарында урнашкан 12 күпкатлы йортның подъездында тәрәзәләр алыштырылды; 7 күпфатирлы йортның подъезд тирәсендәге юллар ремонтланды һәм бетонланды. Узган ел булган давылдан соң 11 йортның түбәсенә өлешчә ремонт ясалды.

-Авария очраклары еш буламы, алар күбесенчә нәрсә белән бәйле?

- Узган ел 600дан артык шундый очрак булды. Аларның күбесе йорт түбәсеннән су үтү, юынтык су системаларына зыян килү, суүткәргеч һәм унитазлардагы бачок краннары тотмау, канализация торбалары тыгылу, тәрәзә пыялалары ватылу, тәрәзә рамнары каерылу һ.б. белән бәйле. Дөресен әйткәндә, аварияләрнең сәбәпләре күп очракта фатир хуҗаларының үзләреннән дә тора. Әйтик, фатирларны су басуга китерүче канализация торбаларының, эре чүп, хәтта чүпрәк салудан унитазларының тыгылуы; кышын подъездлардагы ишекләрне ачып калдырып суүткәргеч торбалары туңуы аркасында авария службасына мөрәҗәгать итәләр. Кышкы чорда көчле салкыннар аркасында Идарәче компаниянең мастер Иван Елшин җитәкчелегендәге авария службасы хезмәткәрләренә гомумйорт су белән тәэмин итү, канализация системаларының аерым өлешләрен алыштырырга туры килде.

-Күпфатирлы йортларның җаваплы кешеләре белән үткәрелгән очрашуларда вентиляция каналларының тиешенчә эшләмәвеннән зарлар ишетергә туры килә, аларның торышына кем җаваплы икәнен әйтеп китсәгез иде?

-Газ казаннарыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү максатыннан күпфатирлы йортларда вентиляция каналларын техник яктан тикшерүләр башкарылып торыла. Әйтик, узган ел Изыскательләр урамындагы 1 нче, 2 нче комплексларда шундый тикшерүләр башкарылды, тарту басымы тиешенчә булмаган йортларда әлеге каналларны чистарту оештырылды. Моннан тыш йорт түбәләрендәге, коаксиаль һава юлларындагы карларны чистарту, кәрнизләрдән боз сөнгеләрен арындыру эшләре дә алып барырга туры килә. Бу төр эшләрне мастер Зөфәр Абдуллин җитәкчелегендәге бригада эшчеләре башкара. Җылылык сезонына әзерлек йөзеннән йортларда подъезд ишекләрен ремонтлау һәм җылыту буенча эшләр башкарылуын әйтеп үтәсе килә. Күпфатирлы йортлар ишегалларын агымдагы ремонтлау һәм җыештыру барышында подъездларга керүче юлларны кардан чистарту, җәйге чорда чүпләрдән, чүп үләннәрдән арындырып тору эшләре башкарыла. Әлеге эшләр дә шушы бригадаларга йөкләнгән.

Сан

Агымдагы ремонт эшләрен башкаруга җыелган еллык акчалата средстволар уртача 1 млн 300 мең сум тәшкил итә.

Рәсемдә: Идарәче компаниянең мастер Иван Елшин җитәкчелегендәге авария службасы эшчеләре Леонид Мыльников, Сергей Конышев, Атлас Гәрәев, Игорь Кузьмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев