Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә төзүчеләре бишьеллык программаны ел ярымда башкарырга исәплиләр

-Минзәлә районы - дәүләт программаларын тормышка ашыруда республикада әйдәп баручы районнарның берсе, диде шушы көннәрдә Минзәләгә эшлекле сәфәре вакытында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов. -Сәфәрнең максаты бик гади - еллык эшләргә йомгак ясыйбыз, - диде Фәрит Мөдәрисович. Алар шәһәрдәге төзелеш объектларында булдылар, быел тапшырылган социаль...

-Минзәлә районы - дәүләт программаларын тормышка ашыруда республикада әйдәп баручы районнарның берсе, диде шушы көннәрдә Минзәләгә эшлекле сәфәре вакытында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

-Сәфәрнең максаты бик гади - еллык эшләргә йомгак ясыйбыз, - диде Фәрит Мөдәрисович. Алар шәһәрдәге төзелеш объектларында булдылар, быел тапшырылган социаль объектларны карадылар. Аларны Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, райбашкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов озатып йөрде.

Иң беренче чиратта кунаклар быелгы капремонттан соң яңарып, үзгәреп калган, уку өчен бөтен шартлар тудырылган педагогия көллиятендә булдылар. Шәһәребездә дәүләт программасы буенча 260 урынга быел төзелгән "Шатлык" балалар бакчасы белән таныштылар. Бакча төзелеше белән әлеге микрорайонның инфраструктурасына да үзгәрешләр керде: суүткәргеч трасса сузылды, канализация челтәре үзәккә тоташтырылды, электр энергиясе, газ белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде.

Перспективада шәһәребездә тагын бер балалар бакчасы төзелеше турында кайгырту кирәклеген күтәрде район җитәкчелеге.

Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелешенә безнең район республикада иң беренче булып кереште. Әлеге программа буенча районда 35 йорт төзелә, шуларның 24е - Садак бистәсендә. Биредәге йортларның барысы да түбә астына кергән, су, электр бар, газ кертү буенча эшләр алып барыла.

-Гыйнвар ахырында җылылык бирелсә, февраль-апрель айларында эчке эшләрне башкарып чыгачакбыз, яңа йортларны июньдә тапшыру планлаштырыла, - диде район вәкилләре. Изыскательләр урамында әлеге программа буенча унсигезәр фатирлы өч йорт төзелә башлады, андагы төзелеш темпын арттырырга тәкъдим ителде.

Декабрь аенда районда өч йорт файдалануга тапшырылачак: икешәр фатирлы ике йорт Яңа Маҗында, ун фатирлы йорт Юртау бистәсендә. Яңа Маҗындагы йортлар тапшыруга әзер, Юртаудагысында эчке эшләр алып барыла, су, электр бар, газ казаннары урнаштырылган, җылылык кушылган. Фатир хуҗалары Яңа елны яңа фатирларда каршылаячак.

Казан кунакларының визиты "Оазис" мәдәни-күңел ачу комплексында дәвам итте. Биредә районыбыз төзүчеләренең 2014 елгы нәтиҗәләре буенча бәйрәм тантанасы булды. "Социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзелешенә үзләреннән зур өлеш керткән төзүчеләр, белгечләр, җитәкчеләр тырыш хезмәтләре өчен "Төзелеш сыйфаты лидеры", "Балалар бакчасы - балаларга", "Мәгариф стандарты", "Уңайлылык һәм җылылык йорты", "Шәһәр читендәге тормыш башкаласы", "Заман белән бергә атлап" номинацияләрендә бүләкләнеп, ТР төзелеш министрлыгының мактау грамоталарына, район башлыгының Рәхмәт хатларына, акчалата сертификатларга ия булдылар. Шулай ук социаль әһәмияткә ия булган биналарны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә социаль өлеш кертүче иминиятчеләр билгеләп үтелде.

Район башлыгы Айдар Салахов төзүчеләргә тәбрикләү сүзләре җиткерде:

- Төзүче - иҗат итүче ул. Ел киеренке булды, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру буенча быел төзүчеләргә көн-төн хезмәт куярга туры килде. Иң мөһиме - барлык төзелеш объектларында һөнәри осталыкларын кулланып, яңа технологияләрдән файдаланып, үзебезнең район төзүчеләре кайнаша. Яңа елда да яңадан-яңа объектлар төзелешендә катнашып, райондашларыбызның тормышын яхшыртуга өлеш кертсәк, минзәләлеләрне сөендерсәк иде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Минзәләдә баручы төзелешкә карата фикерен әйтте:

-Минзәләдәге төзелеш комплексы шаккаттырды. Төзүчеләр дәүләт программалары буенча объектларны сыйфатлы итеп төзүгә ирешкәннәр. Кайсы район төзелешне ел саен тотрыклы алып бара, шул районнарга средстволар бүлеп бирелә. Тырышлыклары, район җитәкчелеге ярдәме белән төзүчеләр 5 еллык программаны 1,5 ел эчендә башкаруга ирешәләр. Ышанычлы төзүчеләр командасы тупланган. Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр киләчәктә дә сынатмаслар дип ышанам.

Республиканың ГИСУ начальнигы урынбасары Рафар Шакиров тантанада катнашучылар адресына үзенең теләкләрен җиткерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады:

- ГИСУ буенча быел Минзәлә районы 386 млн сум инвестицияләнгән, кечкенә шәһәр өчен бу аз сумма түгел. Республика җитәкчелеге әлеге средстволарның үзләштерелүенә ышана. Яңа төзелешләр район халкына шатлык, бәхет китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев