Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яңа балалар бакчасы төзелә

2014 нче елның 3 нче мартында Минзәлә шәһәренең Садак бистәсе урнашкан башта ике катлы зур, яңа балалар бакчасына нигез салынды. Аны "Гарант+" җитәкчелегендәге төзү-монтаж оешма эшчеләре төзеп чыгачак. Төзүчеләр бригадасы Белем бәйрәменә балаларга зур бүләк әзерлиләр. Балалар бакчасы 260 балага исәпләнеп төзелә. Бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак. Кайнар...

2014 нче елның 3 нче мартында Минзәлә шәһәренең Садак бистәсе урнашкан башта ике катлы зур, яңа балалар бакчасына нигез салынды.

Аны "Гарант+" җитәкчелегендәге төзү-монтаж оешма эшчеләре төзеп чыгачак. Төзүчеләр бригадасы Белем бәйрәменә балаларга зур бүләк әзерлиләр. Балалар бакчасы 260 балага исәпләнеп төзелә. Бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак. Кайнар суы да, салкыны да, канализация дә эшләнәчәк. Бакчаның мәйданы 5 000 кв.метрга якын булыр дип исәпләнә. Бакча территориясендә төркем балалары өчен уен мәйданчыклары, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыклары һәм автомашиналар шәһәрчеге ясалачак. Ә әлегә биредә җир эшләре бара, фундаментка урын әзерләнә. Бакчаны төзүгә 130 миллион сумга якын сарыф ителергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев