Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең үсүенә, төзекләнүенә шатланам

Теге яисә бу программа кысаларында социаль әһәмияткә ия булган перспективадагы һәм агымдагы капиталь төзелеш эшләрен башкару планнары бер көндә генә тумый, алар алдан уйланылган, тәфсилләп төзелгән проект-смета документлары нигезендә алып барыла. Мондый төзелешләрне башкарырга да теләсә кайсы подрядчыларны алмыйлар, алар конкурслар аша билгеләнә. Минзәлә хакимияте каршындагы капиталь төзелеш идарәсе дә...

Теге яисә бу программа кысаларында социаль әһәмияткә ия булган перспективадагы һәм агымдагы капиталь төзелеш эшләрен башкару планнары бер көндә генә тумый, алар алдан уйланылган, тәфсилләп төзелгән проект-смета документлары нигезендә алып барыла. Мондый төзелешләрне башкарырга да теләсә кайсы подрядчыларны алмыйлар, алар конкурслар аша билгеләнә. Минзәлә хакимияте каршындагы капиталь төзелеш идарәсе дә шушы мәсьәләләргә кагылышлы эшләрне оештыру вәкаләтләрен башкара. Әлеге идарә директоры Фаат ЗИЯТДИНОВ белән без шәһәр тормышы һәм районда барган төзелеш эшләре хакында сөйләшеп алдык.

-Фаат Әгъләметдинович, сезнең бүлек өчен иң мөһим эшләр нәрсә?

-Инвестицион процесстагы башка катнашучылар белән берлектә капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру һәм шушы объектларны төзелеш нормалары нигезендә тиешле срокларда файдалануга тапшыру максатыннан чыгып куелган заданиеләр үтәлешен тәэмин итү - безнең бүлек өчен иң мөһиме.

-Димәк, төзелештәге подрядчы тарафыннан җибәрелгән кимчелекләрне ачыклау да сезнең вәкаләткә керә. Хезмәт эшчәнлегегездә мондый очраклар белән очрашканыгыз булдымы? Андый чакта подрядчыларга карата нинди чаралар күрелә?

-Мондый очраклар еш булып тормаса да, булгалый. Барлык төзелеш эшләре килешү нигезендә башкарыла, шуңа күрә килешүдәге йөкләмәләр тулысынча үтәлмәгәндә подрядчы оешмага карата дәгъваларны вакытында белдерергә хокукыбыз бар, кимчелекләр шунда ук төзәтелергә тиеш. Хәзер шәһәребездә тәҗрибә туплаган, ышаныч яулаган "Лига", "ГарантПлюс", "Минзәлә мелиорация ПМКсы", "Сферастрой", "Монолит", "Электроком", "Строитель" ҖЧҖ кебек подряд оешмалары бар, шуңа да андый күңелсезлекләр булмас дип өметләнәм.

-Сметада каралган лимитны контрольдә тоту җиңел эшме?

-Җиңел түгел, билгеле. Әмма безнең идарәгә финанс һәм түләү дисциплиналары сакланышын тәэмин итү йөкләнгән. Шуның өчен даими рәвештә объектларда булырга, төзелештәге эшләр белән танышып, хәбәрдар булып торырга туры килә. Дөрес, подрядчы оешманың объектта эшләгән өчен күбрәк аласы килә. Ләкин барлык эш күләме һәм бәяләр сметага кертелгән була бит.

-Хезмәт юлыгызда иң авыр объект кайсы булды?

-Минем Минзәләдә төпләнүемә 38 ел, үзем Туера авлыннан, хәзер ул Тукай районына керә, элек Минзәләгә керә иде. 1976 елда Казан төзелеш институтын тәмамлагач та хезмәт юлын инженер-төзүче булып Минзәләдә башлаган идем. Капиталь төзелеш идарәсендә эшләвемә 12 ел, шуның соңгы 9 елында - идарә директоры. Вакытында төзелеп, сыйфат белән башкарылган объектлар, әлбәттә, күңелне сөендерә. Әгәр кимчелекләре булса, подрядчы графикка сыешмаган икән, ул минем эчне пошыра, тыныч кала алмыйм, андый подрядчыга ышаныч югала. Иң авыр башкарылган төзелеш объектлары исәбенә шәһәребезнең Шәрәфетдинов урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике фатирлы 17 йортны кертер идем. Ул елны аларны төзү август аенда башланган һәм барысын да Яңа елга өлгертү бурычы куелган иде. Йортларны төзүдә барлык подряд оешмалары катнашты. Эшләр киеренке, ашыгып башкарылды, җитмәсә, төзелеш эшләре кышка каршы башланды, боларның барысы да үзен сиздерде, сыйфатка сукты. Шулай итеп ашык-пошык башкарылган эшләрне язга чыккач кабат-кабат эшләргә туры килде.

-Теләсә кайсы төзелешне башлаганда аның урынын, ягъни төзелеш мәйданчыгын дөрес сайлап алу бик тә мөһим. Бу эш ничек башкарыла?

-Шәһәрнең инфраструктурасы генеральный план кысаларында алып барыла, барлык объектлар да шуның нигезендә төзелә. Ә кайсы урында төзү мәсьәләсенә килгәндә, ул бик озак уйлап, тикшереп чыгыла, ә соңгы сүзне район җитәкчелеге әйтә.

-Төзелеш барышында проектка үзгәрешләр кертү мөмкинме? Шундый хәл булганы бармы?

-Кертергә мөмкин, ләкин проектировшиклар белән киңәшләшеп, аларның рөхсәте белән генә. Мисал итеп 2008 елның сентябрендә тапшырылган Балалар иҗат йорты төзелешен китерергә була. Элеккеге район башлыгы Гиоргий Федорович төзелеш эшләре башлангач, әле бер, әле икенче шәһәрдәге иҗат йортларын барып карый-карый, һәркайсыннан яңалыклар күреп кайтып, бинага шактый үзгәрешләр керттергән иде. Әлбәттә, мондый үзгәрешләрнең чыгымнары сметада каралган суммадан артып китәргә тиеш түгел.

-Хәзерге заманда халык гозерен истә тотып, район күләмендә нинди дә булса объектны төзүгә керешү авырмы?

-Районда соңгы елларда төзелгән объектлар төрле федераль яисә республика программалары буенча төзелгән, җирле бюджет шушы төзелешләрдә софинанслау белән катнаша. Әйтик, клуб яисә ФАП, яисә яңа балалар бакчасы төзелә икән, аларга газ, электр, су кертүдән башлап барлык инженерлык коммуникацияләрен башкару, территориясен төзекләндерү район бюджеты хисабына эшләнә.

-Сезнең идарәгә йомыш белән керергә туры килдеме, барыгызның да һәрчак кәгазьләргә чумып, проектлар арасында утыруыгызга тап буласың.

-Башкача булмый да, кем әйтмешли, документация эшләре төгәллекне сорый, һәрбер документны кат-кат күздән кичерергә туры килә. Бу яктан мин борчылмыйм, чөнки янәшәмдәге зур тәҗрибәгә ия булган, җаваплылык тоеп эшләүче хезмәткәрләр -производство-техник бүлеге начальнигы Фәйрүзә Чекардовага, баш бухгалтер Сәхия Зиннәтуллинага таянам. Аларның икесе дә күп еллардан бирле эшли, үзләренең вазыйфаларын төгәл башкаралар.

-Сезнең тормыш девизыгыз нинди?

-Яхшылыклар кылырга омтылу. Башкалар да шундый уй белән яшәсеннәр иде, бигрәк тә янәшәбездәге кешеләргә киңәшләребез белән көч-куәт биреп тору, авыр чакларда ярдәм кулы сузу да игелек кылуга тиң.

-Кешеләрдәге нинди сыйфатларны уңай бәялисез?

-Үз сүзендә торучан, акыллы, сабыр кешеләргә ихтирамым зур.

-Сезне шәһәр тормышындагы нинди проблемалар борчый?

-Хезмәт юлымның гына түгел, гомер юлының да күп өлеше шәһәребез белән бәйле. Хатыным Илфа белән өч бала тәрбияләп үстердек. Аларның үз тормышлары хәзер. Олы кызыбыз Ләйсән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып бухгалтер белгечлеге алды, аннары Казан авыл хуҗалыгы академиясендә финанс-икътисад факультетын тәмамлады. Алсу КамПида укып шулай ук икътисадчы белгечлеге алды, Чаллыда перинаталь үзәктә экономист-менеджер булып эшләде, хәзер декрет ялында, улыбыз Илгиз Чистай авыл хуҗалыгы техникумында автомеханик белгечлеге алды, хәзер читтән торып Ижауда нефть һәм газ институтының соңгы курсында укый, "ЧишмаОйл"да эшли. Өч оныгыбыз өчен әби-бабай булдык, киләчәк буын турында кайгыртып яши торган чорга аяк бастык дип әйтер идем. Шәһәр тормышына килгәндә, тротуарлар җитеп бетмәве борчый. Соңгы ике елда бу юнәлештә эш башланып, берничә урамда тротуарлар булдырылган иде. Һәр елны шундый күләмдә алып барылса, бу мәсьәлә хәл ителеп бетәчәк. Су буенча проблемалар юк, суүткәргечләр яңартыла бара, ә менә канализация челтәрләрен яңартасы бар, чөнки шәһәрдәге йортларның 60%ы үзәк канализация челтәренә тоташтырылган, 40%ы тоташтырылмаган. Быел төзелүче балалар бакчасы минзәләлеләр өчен зур шатлык. Ләкин ул яшь әти-әниләрнең нәниләрен бакчага урнаштыру проблемасын тулысынча хәл итеп бетерми әле. Шуңа күрә киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләү таләп ителә дигән сүз.

Шәһәрдәге юллар буенча проблемалар юк дияргә мөмкин. Хәзер авыл юллары буенча (ягъни җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре) программалар эшли башлавы куандыра. Авыл эчләрендәге юлларга вак таш җәелүе дә начар түгел бит. Әйтик, шушы программа буенча 18,7 млн сумлык юл эшләре башкару планлаштырыла, бу исемлеккә быел Җәмәк, Юртау, Бикбау авылларындагы 3,5 км юллар керә. Әлеге эшләр район бюджеты хисабына башкарыла. Моннан тыш төрле программалар буенча яңа төзелгән социаль-мәдәни объектларга асфальт юл кертү каралган, бу максаттан 20 млн сумлык юл эшләре (асфальт салу, вак таш җәю) башкарылачак, шуның яртысы авылларда, яртысы - шәһәрдә. Моңа Кадрәк (полиция йорты), Усай (ФАП), Югары Тәкермән (ветпункт), Мәлкән (күпфункцияле үзәк) авыллары, шәһәребездә төзелүче балалар бакчасы керә. Шулай ук Халыклар Дуслыгы белән Сугышчан Интернационалистлар урамнарында ипотека программалары буенча йортлар төзелә, андагы юлларга вак таш җәю күздә тотыла. Быел 18 урында йорт яны мәйданчыклары төзекләндереләчәк, бу максат өчен шулай ук җирле бюджеттан 6,7 млн сум каралган.

-Шәһәребезнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

-Минзәләнең үсүенә, төзекләнүенә шатланам, киләчәктә бөтен уңайлыклары булган тагын да төзек, зур шәһәргә әверелер дип күз алдына китерәм.

Рәсемдә(сулдан уңга): УКС директоры Фаат Зиятдинов, "Стройинвест" ҖЧҖ директоры Сергей Шабалин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин (Газета архивыннан. 2006 ел, Минзәләнең 225 еллыгына әзерлек барган көннәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев