Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наратлы Кичү - мөстәкыйльлек яратучы авыл

Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Минһаҗев халык алдында исәп тотты, башкарылган эшләр, борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде. Авыл халкының 15 е - бюджет өлкәсендә хезмәт куя, 30 кеше - "Калинин" бүлекчәсендә, 79 ы башка шәһәрләргә йөреп эшли. Авыл халкы бик тырыш, эшчән. Биш баштан артык мал тотучы гаиләләргә 15 савым...

Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Минһаҗев халык алдында исәп тотты, башкарылган эшләр, борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде. Авыл халкының 15 е - бюджет өлкәсендә хезмәт куя, 30 кеше - "Калинин" бүлекчәсендә, 79 ы башка шәһәрләргә йөреп эшли.

Авыл халкы бик тырыш, эшчән. Биш баштан артык мал тотучы гаиләләргә 15 савым аппараты тапшырылу - моңа ачык дәлил. Биредә күпләп үгез асрыйлар, кош-корт асраучылар да байтак бу якта. Шәхси хуҗалыкларда мал күп - 727 башмөгезле эре терлек санала, шуларның 261 е - савым сыерлары. Мал санын арттыру, алар өчен торак төзү максатларында узган елда бу җирлектә 19 кеше 4 млн 415 мең сумлык кредит алган.

Кимчелекләрсез тормыш булмый инде. "Калинин" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Биктимеров үз чыгышында кайбер "елгырлар"ның хуҗалык маллары азыгын үзләштерү очракларын, шулай ук орлыкка дип чәчелгән люцерна басуында малларның, аерым алганда атларның йөрүен сөйләп узды. "Бер генә кешенеке йөрми, башкаларны да атагыз", дип, аның кисәтүләре белән килешмәүчеләр дә табылды. Авыл җирлеге депутаты Гөлфия Минһаҗева авылдашларын гадел булырга чакырды, сүз уңаеннан алар исеменнән авыл урамнарына вак таш җәю зарурлыгы хакында әйтеп узды. Шикәрле Каен авылында яшәүчеләр дә юлсызлыктан җәфа чигә икән. Гомумән, кайсы авылны гына алсак та, һәркайсында шушы проблема күтәрелә.

Бу авылда гаиләгә тәрбиягә бала алучылар саны арта бара, бу, әлбәттә, куанычлы хәл -күпме ятим җылы канат астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев