Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия хоккейчылары өчен Олимпия турниры төгәлләнде

Безнең Россия җыелма командасы җиңгән Норвегиягә каршы матч белән чагыштырганда, кичә, 19 февральдә, финнәр белән уенда баш тренер Зиннәтулла Биләлетдинов капкачы итеп Семен Варламовны бозга чыгарды. Команда составында башка сизелерлек үзгәрешләр булмады. Уенны финнәр бик куәтле башлап җибәрделәр. Өченче минутта ук безнең җыелма команданың сафлары азчылыкны тәшкил итте - штрафка...

Безнең Россия җыелма командасы җиңгән Норвегиягә каршы матч белән чагыштырганда, кичә, 19 февральдә, финнәр белән уенда баш тренер Зиннәтулла Биләлетдинов капкачы итеп Семен Варламовны бозга чыгарды. Команда составында башка сизелерлек үзгәрешләр булмады.

Уенны финнәр бик куәтле башлап җибәрделәр. Өченче минутта ук безнең җыелма команданың сафлары азчылыкны тәшкил итте - штрафка чыгучылар эскәмиясенә Илья Ковальчук та чыгып утырды. «Армеец» моның «үчен» соңрак, боз өстендә россиялеләр саны күбрәк калганда алды. Дацюк алканы Ковальчукка биргәч, Илья алканы көчле һәм…төп-төгәл итеп ыргытты: исәп шундый матур башланып китте! Трибунадагылар куанычтан шау-гөр килде, әмма бу халәт озакка бармады. Берничә минут үтүгә, көндәшләрнең уенчысы Ааптонен Никитиннан бик җайлы гына алканы алып китте һәм аны Варламов иңсәсе аша капкага кертте.

Беренче периодта финлеләр исәпне тигезләп кенә калмадылар, алга да чыга алдылар. Безнең капкага икенче алканы көндәшләр командасы капитаны Теема Селяне кертте.

Икенче периодта көрәш тагын да кискен дәвам итте һәм тагын безнең файдага түгел. 18 минут дигәндә Варламов тагын бер алканы капкага керттерде.

Биләлетдинов моңа түзеп тора алмады һәм боз өстенә Бобровскийны чыгарды. Уен тагын да куәт алды. Ситуацияне судьяләрнең кабул иткән карарлары да катлауландырып алгалады, аларның фикере еш кына җанатарлар фикере белән тәңгәл килми шул. Кайбер моментларда безнең хоккейчылар саны безгә кирәк кадәр күпчелекне тәшкил итмәде.

Өченче периодта россиялеләр көндәшләренең зонасы буйлап ышанычлырак әйләнеп йөри башладылар. Сан ягыннан тигезләнә алсалар да, аннан да файдаланып кала алмадылар. Уен бетәргә 10 минут кала "барс" Алексей Терещенко ышанычлы рәвештә үзебезнең мәйданчыктан алга ыргылырга талпынып караса да, аны финлеләр үз якларына үткәрмәделәр.

Александр Овечкин, Евгений Малкин, Павел Дацюк та капка тирәсенә үтә алмадылар, үтә алганда да һөҗүмнәрен алка кертерлек итеп төгәлләүгә ирешмәделәр.

Матч тәмамланырга 6 минут, уен бетәргә 3 минут... ә 1:3 исәбе барыбер үзгәрмәде. Павел Дацюк, евгений Малкин, Александр Радулов, Илья Ковальчук - әлеге оста спортчылар да безгә җиңү китерә алмадылар. Шул рәвешле Россиянең җыелма командасы үзенең Олимпия турнирын тәмамлады.

Сан

20 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Россия спортчылары медальләр зачетында 4нче урында, 22 медаль бар: 6 алтын, 9 көмеш, 7 бронза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев