Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сезнең назлы карашыгыз нурга күмә дөньяны

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне язның сөекле һәм сөйкемле тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! 8 Март ул һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез....

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

Сезне язның сөекле һәм сөйкемле тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! 8 Март ул һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез.

Хатын-кыз - ул үзе тулы бер дөнья, сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә - барысына да урын җитә монда. Балаларыбыз, ә аннары оныкларыбыз аша безнең, тулаем бөтен кешелекнең нәсел тамырлары мәңгелеккә барып тоташа, туган телгә, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт ана сөте белән сеңә.

Бүген хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куя, җәмәгать тормышында актив катнаша. Кайда гына булмасын, алар һәрчак эшкә җаваплы карау, инициатива һәм һөнәри осталык үрнәге булып тора.

Яз сулышы, кояш нурлары алып килә торган ямьле бәйрәм сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез! Сезгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев