Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сочи-2014: Паралимпия уеннары

Татарстаннан кем? Паралимпия уеннарында безнең республикадан Рушан Минегулов (тренеры - Радик Минуголов), Марта Зәйнуллина (тренеры - Фәридә Сафиуллина) катнаша. Тарихы. Беренче тапкыр россиялеләр 1988 елда Сеулдагы Паралимпиадада катнашалар. 2010 елда 12 алтын, 16 көмеш, 10 бронза медаль яулап, Россия команда зачетында икенче урынны яулый. 7 мартта башланып киткән Паралимпия уеннары...

Татарстаннан кем?

Паралимпия уеннарында безнең республикадан Рушан Минегулов (тренеры - Радик Минуголов), Марта Зәйнуллина (тренеры - Фәридә Сафиуллина) катнаша.

Тарихы.

Беренче тапкыр россиялеләр 1988 елда Сеулдагы Паралимпиадада катнашалар. 2010 елда 12 алтын, 16 көмеш, 10 бронза медаль яулап, Россия команда зачетында икенче урынны яулый. 7 мартта башланып киткән Паралимпия уеннары 16 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда 47 илдән барлыгы 692 спортчы катнаша. Гомумән алганда, әлеге уеннарда 1600 кеше чыгыш ясаячак.

Россиянең данын кем яклый. Әлеге уеннарда Россия данын 85 спортчы яклый, ә Россия делегациясе составында барлыгы 195 кеше бар. Россия Федерациясенең 17 субектыннан килгән 85 сопртчының күбесе чаңгы узышларында һәм биатлонда (30), следж-хоккейда (17), тау чаңгы ярышларында (12)катнашалар.

Безнең белешмә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы XI кышкы Паралимпия уеннарында 20 км арада чаңгы ярышында җиңү яулаучы халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миңнегуловка һәм аның тренеры Радик Миңнегуловка Хөкүмәт телеграммасы юллады.

Сан

Паралимпия уеннарында Россия җыелма командасы медаль зачетында беренче урында бара: 11 алтын, 14 көмеш, 9 бронза медаль яуланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев