Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль салым чигерүләре: ул кемнәргә кагыла

Социаль салым чигерүләреннән кемнәр файдалана ала? Ул күпмегә кадәр киметелә? Шушы мәсьәләләр хакында газета укучыларның күпсанлы сорауларын күздә тотып федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рәмилә КАРМАНОВА түбәндәгеләрне сөйләде: Гомуми кагыйдәләр нигезендә салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләре уку өчен тотылган чыгымнар буенча салым чигерүләреннән файдалана ала: 1)укучылар;...

Социаль салым чигерүләреннән кемнәр файдалана ала? Ул күпмегә кадәр киметелә? Шушы мәсьәләләр хакында газета укучыларның күпсанлы сорауларын күздә тотып федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рәмилә КАРМАНОВА түбәндәгеләрне сөйләде:

Гомуми кагыйдәләр нигезендә салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләре уку өчен тотылган чыгымнар буенча салым чигерүләреннән файдалана ала:

1)укучылар;

2) укучыларның ата-аналары (опекуннары, попечительләре);

3) укучыларның абыйсы (апасы), шул исәптән бертуган булмаганнары да (РФ министрлыгының 2011 елның 18 октябрендә игълан иткән № 03-04-08/8-186 нчы хаты нигезендә).

Салым түләүчеләр үзләренең керемнәрен белем бирү учреждениеләрендә укуга сарыф иткән акча средстволары суммасына кадәр күләмдә киметә алалар (РФ Салым кодексының 219 маддәсе, 1 нче пункты, 2 нче аспунктында каралган тәртиптә):

1) белем бирү учреждениеләрендә үзе укыган өчен (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац);

2) 24 яшькә кадәрге балаларын белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлегендә укыткан өчен;

3)18 яшькә кадәрге үз карамагында булган (подопечный) балаларын, 24 яшькә кадәрге элек үз карамагында булган балаларын белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлегендә укыткан өчен.

Мондый чигерүләрдән опекунның (попечительнең) үзе дә, элекк попечитель булып торган яшүсмер үзе дә тулы күләмдә кулланырга хокуклы, әмма сумма опекуннарның (попечительләрнең) барысыныкын бергә кушып исәпләгәндә һәр бала өчен 50 мең сумнан артырга тиеш түгел (РФ Финанс министрлыгының 2010 ел, 10 июньдәге № 03-04-05/7-324 хаты нигезендә);

4)уку йортларының көндезге бүлегендә укучы 24 яшькә кадәрге энесенең (сеңлесенең) укыганы өчен.

Салым чигерүләре буенча акча үз укуыңа, баланың укуына, туганыңның укуына чынбарлыкта сарыф ителгән чыгымнар күләмендә ясала, әмма ул аерым бер чикләнгән суммадан узып китә алмый (РФ СК 219 нчы маддәсе, 1 нче пункт, 2 нче аспункт, 1 нче абзац). Салым түләүченең үзенең укуы өчен икән, бу чикләү (хәйрия максатларына, яисә кыйммәтле дәвалануларга чигерүләрдән тыш), барлык социаль чигерүләрне бергә исәпләп, 120 мең сум тәшкил итә (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац). Башкача әйткәндә, 120 мең сум күләмендәге чигерү чыгымнарның дүрт төрен: салым түләүченең үзенең укуына, дәвалануга, дәүләтнеке булмаган һәм ирекле пенсия иминиятенә, хезмәт пенсиясенең туплау өлешенә бирелә торган өстәмә иминият взносларына түләнгән акчаларны үз эченә ала.

Кайтарып бирелә торган акчаның кайсы чыгымнарныкын һәм нинди күләмдәгесен исәпкә алырга икәнлеген салым түләүче үзе хәл итә. 120 мең сумлык чик күләмне билгеләгәндә балаларны, туганнарны (энесен, сеңлесен) укыту һәм кыйммәтле дәвалану чыгымнары кертелми (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац). Алар, ягъни балаларны, туганнарны укытуга тотылган чыгымнар салымын кайтару югарыда әйтелгән социаль чигерүләргә бәйле түгел, әмма аның күләме шулай ук чикле. Әйтик, укыту чыгымнарының һәр укучыга ел саен 50 мең сумы гына исәпкә алына һәм бу акча әти белән әнине (опекуннарны, попечительләрне), туганнарны бергә санап исәпләнә.

Үзең укыган өчен түләгән акчаның социаль салым чигерүләрен алу өчен уку формасының нинди булуында аерма юк: көндезге бүлектә укысаң да, читтән торып укысаң да, салымнар чигерелә. Ә менә балаларның, туганыңның укуына түләнгән чыгымнарны кайтару өчен аларның бары тик көндезге бүлектә укуы гына шарт булып тора. Социаль салым чигерүләре уку йортының тиешле таләпләргә туры килүче лицензиясе яисә аның статусын билгели торган башка документы булганда гына бирелә. Бу югары уку йортларында гына түгел, ә белем бирү процессын алып баруга хокукын раслый торган лицензиясе, яисә башка төрле документы булган башка белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән балалар бакчаларында, урта мәктәпләрдә, спорт һәм музыка мәктәпләрендә, уку үзәкләрендә шөгыльләнүче укучыларга да кагыла.

Салым чигерүләре чыгым тотылган ел узганнан соң салым органы тарафыннан кайтарып бирелә. Моның өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырып, чыгымнарны раслый торган башка документларны тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев