Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тамчысын да санап тотарбызмы?

"Күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү турында"гы 354 нче санлы РФ Хөкүмәте карарында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар күпфатирлы йортларда салкын һәм кайнар суга, юынтык суларны чыгаруга, газ һәм электр белән тәэмин итүгә гомумйорт хаҗәтләре буенча коммуналь хезмәтләргә түләү исәпләгәндә кулланылырга тиешле формула бар. Суга ОДН нәрсә...

"Күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү турында"гы 354 нче санлы РФ Хөкүмәте карарында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар күпфатирлы йортларда салкын һәм кайнар суга, юынтык суларны чыгаруга, газ һәм электр белән тәэмин итүгә гомумйорт хаҗәтләре буенча коммуналь хезмәтләргә түләү исәпләгәндә кулланылырга тиешле формула бар.

Суга ОДН нәрсә икәнен һәм ничек исәпләнүен аңлатып карыйк.

Суга ОДН нәрсә ул?

Гомумйорт хаҗәтләренә түләү керткән вакытта федераль һәм җирле чыганакларда ОДН сүзенә бик примитив аңлатмалар бирелде. Суга ОДН - ул тәрәзә, баскыч аралыгы юуга, чәчәк клумбаларына сибүгә йорт тоткан су күләме. Ләкин күп кенә йортларда баскыч аралыгын сирәк юалар, ә клумбалар бөтенләй булмаска да мөмкин. Бу - ресурслар белән тәэмин итүче оешма ОДН исәпләмәскә хокуклы дигәнне аңлатамы? Юк, чөнки ОДН ул күпфатирлы йортка кергән, ләкин анда яшәүчеләргә һәм кеше яшәмәгән хосусый милек хуҗасына сатылмаган су өчен түләү.

Формуланы практикада ничек кулланырга була?

Аерым фатир өчен гомумйорт хаҗәтләренә тотылган суның бәясен санап карыйк. Гомуми мәйданы 600 кв.м булган 10 фатирлы йортны алыйк, ди. Һәр фатир 50 кв.м. мәйдан били, ә 100 кв.м. - кеше яшәми торган бина мәйданы (мисал өчен, 50 кв.м. - гомуми кулланудагы урыннар). 5 фатирда су хисаплагычлары бар, ә 5 сендә юк, ди. Хисаплагычлар булмаган фатирлардан түләү норматив буенча, өчәр кешелек гаилә исәбеннән санала. Су хисаплагычлары булган фатирлар айга 10 куб су кулланалар ди, мисалга. Әгәр дә гомумйорт су хисаплагычлары урнаштырылып, бер айда тотылган салкын су 160 куб.м ны тәшкил итә икән һәм шуның 10 кубын әлеге йортта урнашкан кибет кулланган булса, һәр фатирга тиешле ОДН ресурсы күләме түбәндәгечә булачак:

160-10-(5*10)-((5*3)*6,37))*(50:600)=0,36

0,36 куб.м су - һәр фатир ОДН рәвешендә түләргә тиеш булган коммуналь ресурс күләме. Аны гамәлдәге тарифка тапкырлыйбыз: 0,36*27,91 сум=10,05 сум. Гомумйорт хаҗәтләренә тотылган салкын су өчен айлык түләү суммасы шушы була.

Ни өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ОДН түләргә тиеш?

Җавап: "Күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнар үз фатир хаҗәтләре һәм гомумйорт хаҗәтләре өчен тотылган коммуналь хезмәтләргә аерым түләргә тиешләр". Әлеге закон нигезендә суга ОДН исәпләнә.Ул РФ Хөкүмәтенең 354нче санлы "Күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү турында"гы карары белән расланды (VI бүлек, 40 п.).

Безнең белешмә

Хәзер су тоту нормативлары кеше башына түгел, ә без биләгән фатирның квадрат метрларыннан алына. Бер квадрат метрга 4 литр су кертелгән. Бер генә чагыштыру: 70 квадрат метрлы фатирда 3 кеше яши ди. Биредә яшәүчеләр хисаплагыч булмаганда норматив буенча 280 литр суга түләячәкләр. Ә хисаплагыч булганда 3 кешенеке айга 6 кубометр чыга. Аермасын чамалыйсызмы? ОДН подъездагы квадрат метрлар . Чынлап та, буталырга мөмкин. Шуңа күрә ОДН өстәлгән квитанцияләрне көтик, ә кулланучылар арасында эмоциональ фикер алышудан соң уртаклык табылыр.

Йорт өчен хисаплагычларны идарәче компания, ә фатирда хуҗа үзе куярга тиеш. Йортта гомуми хисаплагыч булмасада, фатир хуҗасы үзе өчен үз хисаплагычы күрсәткече буенча түли. Ә ОДН фатирның мәйданыннан чыгып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X