Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәкермәндә бюджет хезмәткәрләре сөт җитештерүгә үзләреннән өлеш кертәләр

"Сөт иле-Чулман" филиалының Югары Тәкермән товарлыклы сөтчелек фермасында быел сыерлар өчен торак төзелде. Ферма салдың да эш бетте түгел, торакны чистартырга, агартырга, буярга кирәк. Әлеге эштә авыл җирлегендә эшләүче бюдҗет хезмәткәрләре булышкан. Алар торакның ишекләрен, капкаларын торбаларны, стоякларны буяганнар, агартканнар, чистартканнар, дезинфекция ясаганнар, җыештырганнар. Бу эштә Энҗе Галимуллина, Фәридә Хөсәенова,...

өт иле-Чулман" филиалының Югары Тәкермән товарлыклы сөтчелек фермасында быел сыерлар өчен торак төзелде. Ферма салдың да эш бетте түгел, торакны чистартырга, агартырга, буярга кирәк. Әлеге эштә авыл җирлегендә эшләүче бюдҗет хезмәткәрләре булышкан. Алар торакның ишекләрен, капкаларын торбаларны, стоякларны буяганнар, агартканнар, чистартканнар, дезинфекция ясаганнар, җыештырганнар. Бу эштә Энҗе Галимуллина, Фәридә Хөсәенова, Рәзинә Губаева, Вәсилә Гыйльметдинова, Резеда Билалова, Рәсимә Нәбиуллина булсын дип тырышып хезмәт куйганнар.

-Фермадагы эшләр хакында авыл җирлеге башлыгы Алия Шәриповага бер тапкыр шалтыратып кына әйтәм һәм аның кызлары килеп тә җитәләр, - ди филиал бүлекчәсенең башкарма директоры Илфак Мәүҗиев. Хәзер оҗмахка чыкканнар алар, авылда эшче эзләп йөрисе юк, бюджет хезмәткәрләре киләләр дә эшләп китәләр икән.

Әле күптән түгел генә җирлек белән җитәкчелек итүне үз кулына алган Алия Шәрипова болай диде:

Бюдҗет хезмәткәрләренең хуҗалыкка булышуын аның экономикасын, терлекчелек продукциясен арттыруга өлешебез керүгә бик шатмын. Җирлектәге хуҗалык, КФХлар белән дус яшибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, шулай булгач бердәмлек бар дигән сүз. Бердәм булгач, безне бернинди авырлыклар да куркытмый.

Фермадагы ремонт эшләре турында тулы язманы "Минзәлә"газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X