Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәкермәнлеләр тырыш хезмәт куялар

Югары Тәкермән авыл җирлек башлыгы Илшат Мөхәммәдиев залда утыручыларны статистик мәгълүматлар белән таныштырды. Җирлектә 370 хуҗалык исәпләнә, 135 дача хуҗалыгы бар. Башкарылган эшләргә килгәндә, ике авылда биш су башнясы эшли. Түбән Тәкермән авылында Хәким Сәхәбиев инициативасы белән Салкын чишмә чистартылган. Авыл халкы үтенече буенча Чаллы - Тәкермән автобус маршруты ачылган....

Югары Тәкермән авыл җирлек башлыгы Илшат Мөхәммәдиев залда утыручыларны статистик мәгълүматлар белән таныштырды.

Җирлектә 370 хуҗалык исәпләнә, 135 дача хуҗалыгы бар. Башкарылган эшләргә килгәндә, ике авылда биш су башнясы эшли. Түбән Тәкермән авылында Хәким Сәхәбиев инициативасы белән Салкын чишмә чистартылган. Авыл халкы үтенече буенча Чаллы - Тәкермән автобус маршруты ачылган. Бу җирлектә халкыбызның күңел җәүһәрләрен, традицияләрен саклау, киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү буенча чаралар даими төстә уздырылып тора. "Ак калфак" фольклор ансамбле эшли. 90 яшьтән өлкән авылдашларны хөрмәтләү дә традициягә кергән. Җыен ахырында 14 яше тулган балаларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Монысы да бик күркәм күренеш.

Сорау бирүчеләр булмады диярлек. Өлкән яшьтәге бер апа межаланган җире өчен документ ала алмавы турында белдерде. Муса Җәлил исемендәге колхоз булган чордан ук авылдагы 16 кешенең җирләре дөресләп рәсмиләштерелмәгән булган. Ә бүген элеккеге инвестор белән килеп туган вәзгыять бу проблеманы чишәргә ирек бирми, әмма бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшлиләр. Авыл Чаллыга якын булганлыктан, анда барып эшләүчеләр дә бар. Югары Тәкермән авыл җирлеге инде күп еллар оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар арасында төрле конкурслар оештырып килә. Узган ел оешмалар арасында өлгереш нәтиҗәләре һәм кадрлар белән тәэмин ителү буенча, төрле спорт ярышларында, район һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңеп, бизнес-план һәм хуҗалык эшләрен алып баруда иң югары баллны Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән гомуми белем бирү мәктәбе алган. Алга таба балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, хезмәткәрләре, матди ярдәм күрсәткән Дәүләтов һәм Минһаҗев фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәр Рәсимә Госманова, "Тәкермән" хуҗалыгыннан Мәүҗиевлар гаиләсе, Гөлназ Шакирова, Зөлхидә Фаррахова бүләкләнде. Авыл җирлеге Советы, район Советы депутаты Ленар Гаяновның ярдәме дә искә алынды.

"Тәкермән" бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Мәүҗиев халык алдында ясаган чыгышында терлекчеләрнең ел әйләнәсендә бердәй киеренкелек белән эшләвен ассызыклап үтте. Узган елда 2529 тонна сөт савылган икән (бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 136 тоннага артык), бүлекчә җитәкчесе бу казанышларда зоотехник һәм технолог булып эшләүче Альберт Хафизовның, ветеринария табибы Рәмис Якиевның роле зур, диде. Сентябрь аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр савылган сөтнең күләме арта бара. Икенче күрсәткеч - бозаулар карау. Бу эшкә дә мөнәсәбәт тамырдан үзгәргән.

Әле генә хуҗалыкка 80 баш буаз таналар кайтарылган. Алга таба планнары зурдан - технологияләрне тамырдан үзгәртеп эшләү өчен ике торак - бер товарлыклы-сөтчелек фермасы, икенчесе таналар өчен төзеләчәк. Ә аларны эшләтер өчен эшче көчләр, яшьләр кирәк. Өй төзү өчен җир бирергә, хөкүмәт программасына кертү зарур - иң беренче чиратта мәктәп артындагы җирләр терлекчелектә эшләүчеләргә биреләчәк. Ә хуҗалыкта бүгенге көндә ике механизатор, ике сыер савучыга ихтыяҗ бар. Ферма торакларында бик чиста, җылы. Биредә уңган терлекчеләр эшли. Кызыксындыру чаралары да күреләчәк - әгәр югалтулар булмаса, бозау караучыларга 5 мең сум премия, ә хуҗалыкка кварталга бер бозау бирү күздә тотыла.

Сүз уңаенда. "2014 нче ел эшләренә нәтиҗә ясаганда район оешмаларының авыл халкына ничек хезмәт күрсәтүләренә нәтиҗә ясалачак. Киләсе елда теркәү кенәгәсеннән алынган мәгълүматларга һәм авыл кешеләренең бәя һәм фикерләренә таянып, әлеге оешмалар арасыннан иң яхшыларын сайлап алачакбыз. Димәк, яңа конкурс - авыл халкына хезмәт күрсәтү яршына старт бирелә", - дип тәмамлады үз чыгышын авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X