Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормыш һәм акча янчыгы куркыныч астында

Автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчегә 30 мең сумга кадәр административ штраф һәм ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Шул ук җәзаны үз транспортын исерек хәлдә булган башка затка идарә итәргә биргән өчен машина хуҗасы да алырга мөмкин. Бу...

Автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчегә 30 мең сумга кадәр административ штраф һәм ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Шул ук җәзаны үз транспортын исерек хәлдә булган башка затка идарә итәргә биргән өчен машина хуҗасы да алырга мөмкин.
Бу 2013 нче елның 1 сентябреннән көченә кергән юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге РФ законнарына кергән үзгәрешләр белән бәйле. Җәза РФ КоАПның 12.8 нче маддәсендәге 1, 2 өлешләр белән билгеләнә.
Шул ук җәза полиция хезмәткәренең исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен (12.26 нчы маддә, 1 нче өлеш) үтәмәгән машина йөртүчегә дә каралган. Шулай ук машина йөртүче гаебе белән юл-транспорт фаҗигасе булганнан соң, яисә транспорт чарасы полиция хезмәткәре таләбе белән туктатылганнан соң, исереклелек халәтенә тикшерү уздырганчыга кадәр яисә мондый тикшерү уздырылудан азат ителүгә карар кабул ителгәнгә кадәр алкогольле эчемлекләр һәм наркотик яисә психотроп матдәләр кулланган өчен дә шушы җәза каралган.
Кызганычка каршы, аек булмаган гражданнар автомобиль руле артына утырып үзләренең генә түгел, башкалар гомерен дә куркыныч астына куялар.
Сүз уңаеннан, РФ КоАПның 20.25 нче маддәсе нигезендә закон буенча каралган срокларда административ штраф түләнмәгән өчен түлисе штраф суммасы ике тапкыр арта (әмма 1000 сумнан ким түгел), яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча эшне дәвам итә. Агымдагы елның шушы чорына районда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан.... аек булмаган машина йөртүче тоткарланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев