Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Мәлкән мәктәбендә ремонтны укытучылар үзләре ясый

Шушы көннәрдә Яңа Мәлкән төп гомуми белем бирү мәктәбендә булырга туры килде: менә кайда икән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән узган ел башланып киткән «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенең үрнәге!!! Әлеге мәктәп быелгы капремонт программасына да кертелгән. Моның өчен 6 млн сум акча средстволары бүлеп бирелгән, подрядчысы - «ГарантПлюс» ҖЧҖ...

Шушы көннәрдә Яңа Мәлкән төп гомуми белем бирү мәктәбендә булырга туры килде: менә кайда икән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән узган ел башланып киткән «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенең үрнәге!!!

Әлеге мәктәп быелгы капремонт программасына да кертелгән. Моның өчен 6 млн сум акча средстволары бүлеп бирелгән, подрядчысы - «ГарантПлюс» ҖЧҖ (җитәкчесе Николай Секунов). Капремонт эшләре тулы куәткә гыйнвар аенда башланып киткән: иң беренче эш итеп ике катта да барлык тәрәзәләр пластика алыштырылган, мәктәпнең тышкы ишекләре, шулай ук кабинетларның ишекләре, электрүткәргечләр яңартылган, кабинетларда, коридорларда яңа яктырткычлар куелган, монннан тыш кабинетларда такта яктырта торган махсус электролампалар урнаштырылган.

Беренче катның коридорында һәм ике кабинетта такта идән җәелгән, ашханәдә дә байтак ремонт эшләре башкарылган. Кабинетларда раковиналар куелган, краннардан салкын су гына түгел, җылы су да агып тора. Мәктәпнең беренче катында кызлар һәм малайлар өчен аерым-аерым бәдрәф бүлмәләре булдырылган.

Чиратта - спортзалда ремонт эшләрен башкару. Аннары төзүчеләрнең мәктәпнең фасадын, тышкы яктан тәрәз яңакларын эшләп бетерәселәре, пандуслар көйлисе кала.

Капремонт белән параллель рәвештә «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында укытучылар көче белән дә ремонт эшләре бара.

-Безнең мәктәп күп еллардан бирле иганәчеләр белән тыгыз элемтәдә эшли. 2008 елда шулар көче белән мәктәп бинасының түбәсе яңартылды: 1 млн 471 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды, иганәчесе «Татнефть» ААҖ (ул чактагы генераль директор Шәфәгать Тәхаутдинов) булды. Узган ел «СМП-Нефтегаз» ААҖ (гендиректор киңәшчесе Фоат Комаров) тарафыннан 1 млн 200 мең сумга җылылык системасы алыштырылды, - диде безгә мәктәп директоры Лариса Әхмәтшина.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөләйха Гыйләҗева белән шушы акция хакында сөйләшәбез.

-Ирешкән уңышларымда мәктәпнең, укытучыларның да өлеше зур дип, үз теләге белән ярдәм итүче иганәчеләр аз түгел. Алар ярдәме белән мәктәбебез, кабинетлар тагын да матурлана, баетыла, җиһазлар белән тулыландырыла бара, - ди ул.

Иң шаккаттырганы - укытучыларның дәресләрдән соң кабинетларга үзләре ремонт ясавы. Бушлайга! Без барган көнне дә укытучылар дәррәү килеп кабинетларда ремонт эшләре белән мәшгуль иде.

-Түшәмнәрне, стеналарны кырып, чистартып үзебез яңабаштан берничә мәртәбә штукатуркалап, шомартып, буяп барабыз, 7 кабинетта ремонт эшләре тәмамланды, тагын 4 кабинет калды. Коридор стеналарын төзүчеләр үзләре ремонтлар дип уйлыйбыз. Без эштән курыкмыйбыз, балаларда да хезмәт сөю хисен тәрбияләргә тырышабыз. Ата-аналарның да булышлыгы зур ремонт эшләрендә, безгә ярдәм кирәк булса, аларны чакырабыз. Төзүчеләрдән калган төзелеш материалларын җыештырып алганда да алар безгә терәк, - ди укытучылар. Ә ремонт ясар өчен барлык кирәк-яракларны иганәчеләр ярдәменә таянып алганнар.

-Югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтүләре хуплауга лаек. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе игълан ителмәгән булса, үзләре белеп ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеге шулай ук озын булыр идеме икән? Бу башлангыч күпләрнең миһербанлы, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтте, - ди Зөләйха Гыйләҗева. Ә алар, мондый иганәчеләр исемлеге шактый гына, менә алар: «Кара алтын» ЯАҖ (гендиректоры Марат Насыйбуллин), «Камключ» ААҖ (директор урынбасары Алексей Слесарев), элеккеге «Вамин-Минзәлә» агрофирмасы (гендиректоры Тимерхан Миргаязов), «Мәлкән» бүлекчәсе (Илфар Халиков), авылның шәхси эшмәкәре Маркел Пузырев, шулай ук Исрафиловлар, Шаляниннар, Калининнар, Петровлар, Нәҗметдиновлар, Әгълиуллиннар, Хазиповлар, Упаевлар, Пушкиннар, Эльвира Галиева, Юлия Шимановская, Алсу Шәйгарданова.

- Әлеге миһербанлы затлар үрнәге башка якташларга, авылдашларыбызга да изге эшләр башкаруга этәргеч бирсен иде. Теләсә-кайсы бинаны да караштырып-ремонтлап торганда гына ул бүгенге матурлыгын саклый, - дип озатып калды безне укытучылар.

Безнең белешмә

Акциянең максаты изге - мәктәпләрнең хәлен яхшырту. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, дәүләтнең акчасы бөтен нәрсәгә дә җитеп бетми. Табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең дә ярдәме артык түгел. Яңа Мәлкән мәктәбендә ремонттан соң матурланып, яктырып калган сыйныфларда мебельләрне яңартасы кала - парталарның, урындыкларның, шкафларның искерә төшүе ныграк күзгә ташлана хәзер…

Сан

Моннан дүрт дистә ел элек файдалануга тапшырылган, унеллыктан тугызеллыкка калган мәктәптә бүгенге көндә 25 бала укый, аларны 10 укытучы укыта. Сыйныфларда дүртәр укучы укый, берәр бала гына укыган сыйныфлар да бар. Быел мәктәпне 4 укучы тәмамлый, беренчегә бер яисә ике укучы керер дип көтелә. Шуңа күрә дә «Мәктәпне бетермәсәләр генә ярый», дип борчыла укытучылар да, ата-аналар да.

Рәсемдә: башка укытучылар белән беррәттән Ләлә Нәҗметдинова, Макфия Калинина, Ләйсән Вильданова да менә шулай алны-ялны белми эшлиләр мәктәп ремонтлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X