Яшәгән җиребез чиста булсын
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында 1-10 август көннәрендә шәһәрне санитар чистарту декадасы игълан ителде. Барлык оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә, сәүдә нокталарына һәм шәһәр халкына территорияләрен чүп-чардан арындырырга, төзелеш материалларын алырга, үләннәрне чабарга, бина фасадларын һәм коймаларны буярга, вак ремонт ясарга, халык күп йөри торган урыннарга чүп савытлары куярга кирәк....
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында 1-10 август көннәрендә шәһәрне санитар чистарту декадасы игълан ителде.
Барлык оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә, сәүдә нокталарына һәм шәһәр халкына территорияләрен чүп-чардан арындырырга, төзелеш материалларын алырга, үләннәрне чабарга, бина фасадларын һәм коймаларны буярга, вак ремонт ясарга, халык күп йөри торган урыннарга чүп савытлары куярга кирәк.
Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре буенча оешма-предприятие янәшәсендәге 50 метр ара, павильон-лареклар тирәсендә - 5 метр, шәхси йортлар тирәсендә 3 метр ара чиста булырга тиеш.
Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта ТР Административ кодексның 3.6 маддәсе буенча гражданнарга - 2000-3500 сум, вазифаи затларга 15000-30000 сум штаф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев