Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы кыр эшләренең үзенчәлекләре турында Минзәләдә үткәрелгән зона-семинар киңәшмәсе

"2014 елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләре" дигән темага Минзәләдә үткәрелгән зона-семинар киңәшмәсендә 10 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, орлык агулаучы машинистлар катнаштылар. Район башлыгы Айдар Салахов кереш сүз белән чыкты. Пленар өлешендә "Быелгы язгы кыр эшләре үткәрүнең тактикасы һәм игенчелек алдында...

"2014 елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләре" дигән темага Минзәләдә үткәрелгән зона-семинар киңәшмәсендә 10 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, орлык агулаучы машинистлар катнаштылар.

Район башлыгы Айдар Салахов кереш сүз белән чыкты. Пленар өлешендә "Быелгы язгы кыр эшләре үткәрүнең тактикасы һәм игенчелек алдында торган бурычлар" дигән темага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, РАСХН ТатНИИСхның профессоры Мира Понамарева," ФГБУ "Россельхозцентр"ның ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Р. Хабибуллин, "орлык контроле һәм фитосанитар күзәтчелеге бүлегенең начальник урынбасары С.Ахмедьянов, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров чыгыш ясадылар. Семинарның практик өлеше "Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгының ындыр табагында үтте. Анда орлыкларны агулау эффектлылыгы, үсеш стимуляторларын куллану,био һәм микро ашламаларны куллану, протравительләрне дозасын арттырганда орлыкларның тишелешенә йогынтысы,орлыкларны агулаганда каты суның тәэсире, авыл хуҗалыгы культураларын агулаганда төп ялгышлар, орлык чистарту,агулаучы машиналарны көйләүне күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев