Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азат Хамаев Минзәлә медицина училищесы тулай торагын тантаналы ачуда катнашты

Искитмәле булган бит бу, диде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев капиталь ремонттан соң Минзәлә медицина училищесының тулай торагын карап йөргәндә.

– Тулай торакта капремонт дәүләт программасы буенча башкарылды. Тулай торакны капиталь ремонтлауга, шулай ук җиһазлар, мебель һәм инвентарьлар алуга республика бюджетыннан 18,6 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Моның өчен без республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле, – диде училище директоры Люция Хиразева. 
Азат Кыямович тулай торактагы шартлар белән танышты. 
–Капремонтка кадәр биредә 100 студент яши иде, ремонттан соң 85 студент яшәячәк, чөнки бөтен эшләр дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп башкарылды, – диде училище директоры Люция Хиразева тулай торактагы үзгәрешләр турында сөйләгәндә. 
Училищеның студентларын яңа уку елында якты, матур, бөтен уңайлыклар тудырылган тулай торак каршылый шул. Биредә студентлар өчен бөтен шартлар тудырылган: юыну бүлмәсе, душлар эшләп тора, кер юу бүлмәсе бар, барлык санузеллар яңартылган. Моннан тыш һәр этажда кухня булдырылып, анда электр плитәләре куйганнар, яңа мебельләр белән җиһазландырылган. 
Эчке якта гына түгел, бинаның тышкы ягына да ремонт ясалды, түбәсе яңартылды, фасады керамогранит белән тышланды, керү группалары яңартылды (аларның берсенә уңайлы мохит буенча пандус ясалды), ишекләр алыштырылды, шулай ук территориясе дә төзекләндерелде:автостоянка ясалды, тротуар яңартылды. 
Бүлмәләрдә түшәмнәр асылмалы. Җылылык системалары алыштырылган, душ бүлмәләрендә җылы идәннәр. Коридорларда һәм баскычларда идәннәргә керамогранит плиткалар, 3D форматында декоратив штукатуркадан зәвык белән эшләнгән стеналары игътибарны җәлеп итә. 
–Искитмәле булган бит бу тулай торак, биредә бөтен шартлар тудырылган, кунакханә диярсең, – диде министр Азат Хамаев тулай торактагы бүлмәләрне карап йөргәндә. 
Безнең өстәмә 
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев бүген, Белем көнендә, эшлекле визиты вакытында капиталь ремонттан соң Минзәлә медицина училищесының тулай торагын тантаналы ачуда катнашты. Әлеге тантанада шулай ук район башлыгы Айдар Салахов, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов һәм башка рәсми затлар катнашты. 
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районына эшлекле визиты вакытында берничә социаль объектта булды. Шәһәр мунчасында барган капиталь ремонт эшләре белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев