Минзәлә
  • Рус Тат
  • Дәвек егетләре булдыра

    Бүген Дәвек авылы мәдәният йорты тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты.

    Ул дәүләт программасы нигезендә ремонтланды. “Дорстрой” ҖЧҖ төзелеш оешмасы аңа өр-яңа сулыш бирде Биредәге мәдәният учагы бинасына авыл китапханәсе, балаларга көрәш белән шөгыльләнү өчен спортзал, балалар мәйданчыгы  һәм музей урнашкан. Бу авылда мәдәният йорты 4 ай дигәндә яңартылды.
    Авыл халкының чиксез шатлыгын уртаклашырга  район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, районыбыз җитәкчеләре килде. Әлеге тантанага Дәвек авылыннан чыккан абыйлы-әнеле эшмәкәр Хамис  һәм Хәниф Махияновлар  һәм күп санлы кунаклар да кайткан иде. 
    Башта алар “Дорстрой” ҖЧҖ төзегән аренда торагын карадылар.  Биредә бу программа буенча 4 йорт сафка баскан.  Аның берсен “Ильнур” КФХсында бозау караучы булып эшләүче Галина Шәмсетдинова гаиләсенә биргәннәр. Камил Нәҗмиев аренда торагында яшәүче Галина Шәмсетдиновага самовар бүләк итте.  Аннары алар калган йортларда булып эчен, тышын карап чыктылар. 
    Йортларны караганнан соң Дәвек авылының мәдәният йортын ачуда катнаштылар. Республика программасы буенча авыл клубларын сафка бастыруда авылдан чыккан эшмәкәр  Хамис Махиянов актив катнашты.  
     Башта Хамис Махиянов, Камил Нәҗмиев, Язкәр Биҗанов  кызыл лентаны кисеп мәдәният йорты  эченә уздылар, килгән кунаклар үзәк матур итеп , зәвыклы эшләнгәненә исләре китте,  аның эченә узгач җирле халык та шаккатты.  Мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Шәйхетдиновага бинаның символик ачкычын Язкәр Биҗанов тапшырды. Бу бина эчке бизәлеше, күркәмлеге ягыннан  һәркемне сокландырды.  Фойеда авыл табигатен чагылдан зур картина каршы ала, шул картинага карап авыл кешеләре үзләренең яшь чакларын искә төшереп алдылар. Мәдәният йортын ачарга дип кайткан һәр кеше китапханәне, музейны карап чыкты.
    Мәдәният йортын  ачуда катнашкан кунаклар алдында чыгыш ясаганда район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев   болай диде:
    - Бүген Дәвек авылы халкы өчен зур вакыйга.  Авылдашыгыз сезгә бүләк ясап кына тора. Хамис Махияновның өлеше күп керде.  Махияновлар көче белән  авыл җанлана, Язкәр Биҗанов авылны саклап калуда зур өлеш кертте, ул хуҗалыкны саклап калып авыл халкын эш белән тәэмин итә.  Районыбыз җирлегендә Республика һәм Россия программаларында эшләп килә, шул программа кысаларында авылда ФАП салынды, мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде, киләчәктә дә сезнең авылга социаль объектлар салырга уйлап торабыз. Авылыгызда шундый егетләр булганда горурланырга гына кирәк. Һәм нинди генә авырлыклар булса да  районыбызда Президент программаларын тормышка ашырылу туктамаячак.  Бу мәдәният йортын  башта 50 урынга исәпләнгән авыл клубы буларак кына төзергә уйлаган идек, Язкәр Биҗанов һәм Хамис Махиянов, Дәвек авылы кешеләре  белән киңәшләшеп, булгач булсын инде дип китапханә, авыл мәдәният йортын шул килеш калдырып зур итеп төзекләндерергә дигән карарга киленде. Эче бик матур бизәлгән. Бу мәдәният йорты беркайчан да буш тормасын, авыл сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт итсен. Үзәкне ачу  тантанасында Камил Нәҗмиев УК”КЭР” генераль директоры Хамис Махияновка   район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук район башлыгының Рәхмәт хаты мәдәният йортын төзүче прораб- Николай Григорьев, Язкәр Биҗановка, мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Шәйхетдиновага тапшырылды. Аннары ул авыл клубына инвентарь алу өчен сертификат бүләк итте. Рәхмәт сүзе белән авылның элеккеге укытучысы Рәмзия Харисова  чыгыш ясады.
    -Клубыбызны төзүгә авылдашыбыз Хамиснең өлеше дә шактый керде.  Ул Хамистан тыш мәдәният йортын төзекләндерүдә башлап йөргән Язкәр Биҗанов һәм башка  өлешләре кергән авылдашларына    рәхмәт сүзләрен җиткерде.   
      Мәдәният йорты-авылның  “йөрәге” дип әйтер идем. Халыкның рухи терәге дә, авылдашлар белән очрашып, сөйләшер урыны да, күңелләрне баетыр һәм җылытыр учак та булыр дип ышанасы килә.
    Мәдәният йортын ачу тантанасында  авылның “Ык буйлары” фольклор ансамбле  чыгышлары нур өстенә нур булдылар. Алар чыгышыннан тамашачылар  Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова концертын карадылар.  
    Сан. Бу мәдәният йортын төзекләндерүгә   республика бюдҗетыннан 6 миллион 800 мең сум, җирле бюджеттан 4миллион 700  мең  сум күләмендә акча бирелде.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: