Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәрне дә тәбрикләделәр, комсомолның 100 еллыгы да бәйрәм ителде

Шулай итеп берьюлы ике куян “атылды”.

Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында  “Тормышның алтын көзе” дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов катнашты һәм чыгыш ясады.   Нэля Бикеева бәйрәмгә килгән тамашачыларны  Өлкәннәр көне һәм комсомолның 100 еллыгы белән кайнар тәбрикләде, бәхет, сәламәт тормыш һәм гаилә бәхете теләде. Нэля Габдулловна  ветераннар советына оргтехника алу өчен 19900 сумлык сертификат бүләк итте.

 Бәйрәм концертында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, ветераннар хоры, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгыш ясап  тамашачыларны таң калдырдылар. 

Күбрәк фотолар безнең Фотогалереяда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев